КДАТУ студентлары Алабуганы төзекләндерү идеясен тәкъдим итәчәкләр

2016 елның 1 июле, җомга

Казан архитектура-төзелеш университеты студентлары,Алабуганың җәмәгать урыннарын яңартырга ярдәм итәчәкләр. Бу хакта, шәһәр җитәкчелеге, югары уку йортының студентлары һәм укытучылары белән очрашуда хәбәр ителде. Торак-коммуналь хуҗалык, торак төзелеш һәм архитектура министрлыгы тәкъдиме буенча КДАТУ һәм Татарстанның муниципаль берәмлекләре хезмәттәшлек итәчәкләр. Алабугада студентларга дүрт обьектны төзекләндерү буенча идеялар кетергә тәкъдим иттеләр: яр буе территориясе, ЗАГС, билгеле, аларны әле төзү генә планлаштырыла, "Иллюзион" кинотеатры һәм "Чебурашка" паркы. Үз идеяләрен студентлар диплом проэктлары буларак тәкъдим итәчәкләр. Шулай итеп, яр буйлары аерым игътибар таләп итә, аны Шишкин прудына кадәр киңәйтергә планлаштырыла. "Алабуга безне табигать белән, тарихы белән бәйләнештә булганы һәм зур сандагы яшел территорияләре, мәдәнияте белән безне дәртләндерә. Шул ук вакытта анда бертөрлелек юк , ул бик төрле һәм үсешле булачак.

Мария Латыйпова. "Университетның республика шәһәрләре белән хезмәттәшләве Татарстанның Төзелеш Министырлыгы идеясы булды. Алабуга мөмкиндек белән кичектермичә генә файдаланды, чөнки студентлар креатив халык, аларның үз көнкүрешләре, үзләренең кызыклы идеялары, әлбәттә, безгә бик кызык аларның территорияне үстерү турыда фикерәрен беләсе", - районның башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов билгеләп үтте. КДАТУ укытучылар сүзләре буенча, үз идеялары эскизларын студентлар бу елның көзендә үк күрсәтергә тиешләр. Алга таба эшләр курсовой һүм диплом эшләре рәвешенлә дәвам ителәчәкләр, Алабугада шуның нәтиңәләре буенча публиөистик күргәзмә һүм фикер алышу үткәрергә планлаштыралар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International