Халыкара VELUX 2016 бәйгесендә КДАТУ студенты җиңүче булды

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Бөтендөнья студентлар архитектура премиясе компаниясе Velux (International VELUX Award 2016) кысаларында халыкара жюриләре бөтен дөнья буенча ун эш сайлап алдылар, җиңүчеләр арасында Көньяк Кореядан, Кытайдан, АКШдан, Бразилиядан, Даниядан, Польшадан, Нигериядан, Тунистан да студентлар булдылар.

Әлеге бәйге Халыкара Архитекторлар Берлеге һәм «ArchitecturalReview» журналы теләктәшлегендә Velux компаниясе 2004 елдан бирле үткәрә, премияләр һәр ике ел саен бирелә, хәзер 2016 елда конкурсның 7-нче циклы бара. Һәм беренче тапкыр җиңүчеләр арасында Россиядагы эш булган, ә нәкъ менә Казаннан - бу проект КДАТУның Архитектура һәм Дизайн Институтының 6-нчы курстагы студентка Анна Андронованыкы, бу эш укытучылар,Ильнар һәм Резидә Ахтямовлар, җитәкчелегендә эшләнгән.

Аннаны котлыйбыз һәм уңышлы чыгыш телибез - Берлинда узачак Бөтендөнья Архитектура Фестивалендә презентация күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International