Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә пляж ачу тантанасында катнашты

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәр күлендәге туризм-ял итү зонасын ачу тантанасында катнашты. Шулай ук, бу чарада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Марат Сәйфетдинов да булды.

Элегрәк билгеләп үтелгәнчә, Әлмәт шәһәр пляжы бүген республикада, гомумән, илдә тиңе булмаган уникаль ял итү зонасына әйләнгән. Бу проект Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы программасына кертелгән. Аны өч айда төзеп өлгерткәннәр. Пляжга Таиландтан 2,5 мең тонна кварцлы ком кайтарылган, рулонлы газон җәелгән, җәяүлеләр өчен 880 метрга сузылган юл җиһазланган. Вейк-паркта су трассасы озынлыгы 600 метр тәшкил итә, өйрәнүләр өчен торган трасса - 150 метр. Әлмәт шәһәр пляжында ятаклар, яктылык диодлы таганнар, пляж волейболы өчен җайланмалар түләүсез, ә вейк-парк, скалодром, бауда шөгыльләнү паркы, ачык бассейн һәм катамараннарда йөрү түләүле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International