Татарстан Республикасында 2016 елның 13 маена 821,1 мең кв.м. торак гамәлгә кертелгән, бу үткән елның шушы чорына карата 101,3 % тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
ТР Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре "Бөтенроссия урман утырту көне" агач утырту акциясе кысаларында катнаштылар.
Татарстанда Парклар һәм скверлар елы Президент программасы кысаларында төзекләндерелгән алты объект “Приметы городов. Лучшие региональные практики в области девелопмента и реноваций” бөтенроссия премиясенә номинант булдылар.
11 май 2016 елга муниципаль берәмлекләрдә Нурлат шәһәре һәм п. г. т. Аксубайда "Актуаль мәсьәләләр, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы"дигән тема буенча,семинар-киңәшмә үтте. Семинарны оештыручы ГАУ "УГЭЦ РТ". Бу семинарда катнашырга, Нурлат һәм Аксубай районнары торак-коммуналь комплекс чакырылган иде .
Яңа йорт Гагарин урамында урнашкан. Яңа хуҗаларына ачкычлар тапшырылды. Алар – ятим балалар һәм тузган торактан күченүчеләр.
Май аенда Чаллы төзүчеләр файдалануга 30 мең кв. м. торак тапшыруга ниятли.
11 нче майда Куралово авылының Эшчеләр урамындагы16-17 нче номерлы йортлары янында бу йортларда яшәүчеләр торак инспекциясе вәкилләре белән очраштылар.
Казан шәһәре торак инспекциясенә Декабристлар урамындагы 179 санлы йорт буенча (“Мәскәү районы ТКХ ИК” ҖЧҖ) коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплануга карата мөрәҗәгать килеп иреште.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгында Д.Г. Сагдатуллин куластында,видеоконференция режимында, универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча киңәшмә узды .
Чаллы зонасы торак инспекциясенә караган территорияләрдә 2016 елгы Төбәк капиталь ремонт программасы буенча төзү-монтажлау эшләрен башкаруга карата подрядчы оешмаларны квалификацияле сайлап алу төгәлләнде. Шулай итеп, Актаныш районында – 2, Минзәлә районында – 2, Тукай районында – 2, Чаллы шәһәрендә 10 подрядчы оешма сайлау аша үтте. Квалификацияле сайлап алу гамәлдәге законнарның таләпләре нигезендә үткәрелде.