11 нче майда Куралово авылының Эшчеләр урамындагы16-17 нче номерлы йортлары янында бу йортларда яшәүчеләр торак инспекциясе вәкилләре белән очраштылар. Аларның бу йортларда ремонт ясаучы К ООО «Монолит» подрядчикларына бернинди дәгъвасы да юк, эш темплары бик яхшы бара. Шулай ук эш вакытында үткәрелә торган куркынычсызлык техникасы сорауларына да тукталдылар.