Яңа йорт Гагарин урамында урнашкан. Яңа хуҗаларына ачкычлар тапшырылды. Алар – ятим балалар һәм тузган торактан күченүчеләр.
Ачу тантанасында Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечитель һәм педагогик ярдәм бүлеге начальнигы Зөлфия Мөсәбирова катнашты. Буада да әти-әнисез калган балаларга игътибар зур. Алар шушы өйдә исән-сау, балалар үстереп бәхетле яшәсеннәр иде, - дигән теләк белдерде ул. Аннан тантанага килгән район оешма-предприятие җитәкчеләре квартира алучы ятим балаларга бүләкләр тапшырдылар.