Казанның ял итү зоналары “Приметы городов” бөтенроссия премиясе номинантлары булды

2016 елның 13 мае, җомга

Татарстанда Парклар һәм скверлар елы Президент программасы кысаларында төзекләндерелгән алты объект “Приметы городов. Лучшие региональные практики в области девелопмента и реноваций” бөтенроссия премиясенә номинант булдылар. “Җәмәгать киңлекләре” категориясендә Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркы, “Континент” балалар паркы һәм Кремль яр буе тәкъдим ителгән. “Шәһәр үсеше өчен иң яхшы идея” категориясендә Кабан күлен төзекләндерү һәм үстерү проекты тәкъдим ителгән. Премиянең һәр номинациясендә 2-шәр җиңүче билгеләнәчәк. Берсен профессиональ жюри сайлаячак, икенчесен онлайн-тавыш бирү аша билгеләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International