ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
ТР Дәүләт торак инспекциясенә карап тикшерү өчен Буа шәһәре прокуратурасыннан “Буа җылылык челтәрләре предприятиесе” ЯАҖ карата РФ КоАП 7.23 статьясы нигезендә административ хокук бозу эше кузгату турында карар килеп иреште.
Казанда Г.Кутуй һәм Гвардия урамнары киселешендә яңа төзекләндерелгән сквер ачылды.

20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Торак төзелешендәге тулы исемлекне тагын өч процедурага киметүне күздә тотучы закон проекты эшләде һәм карап тикшерү өчен кызыксынган башкарма хакимият органнарына җибәрде. Бу хакта Дәүләт думасының җир мөнәсәбәтләре һәм төзелеш комитеты карамагындагы Шәһәр төзелеше буенча эксперт советы утырышында билгеле булды. 

“Нептун+” ҖЧҖ карата Менделеевск районы прокуроры тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында йогынты акты чыгарылды.



19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды.  
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 
"Профит" ГК подряд оешмасы 65/05 йортында эшкә атна элек иреште,Хәзерге вакытта бишенче этаждан башлап лифт шахталарын урнаштыру эшләре бара.
Казанның барлык торак йортлары һәм социаль өлкәгә караган объектлары да җылылык белән тәэмин ителде. Әлеге процесс оешкан төстә үттә, бу елда халык тарафыннан зур шелтәләр булмаган. 
Бүген "ТР Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсе" бинасында  "Гражданлык аэропортлар администрациясе" Федераль дәүләт унитар оешманың милеген рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

17
октябрь, 2015 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы, башка республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Иске Богады авыл җирлегендә гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү Республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән яңа йорт ачу йоласы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International