Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы, башка республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов чыгыш ясады.
Беренче чиратта ул хезмәтне саклау өлкәсендәге ситуация турында сөйләде. Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, 2015 ел башланганнан бирле 40 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр хәлләр – 26, һәлак булулар – 14. Татарстан Республикасы Дәүләт торакинспекциясе һәм Татарстан Республикасы буенча Хезмәт инспекциясе ел башыннан бирле 974 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 20 млн. 512 мең сумлык 571 карар чыгарылган. 6 млн. 102 мең сумлык штрафлар эзләтеп алынган, 7 млн. 713 мең сумлык 146 карар буенча ирекле түләү срогы чыкмаган әле.
Моннан тыш, ДТИ мәгълүматы буенча, 42 муниципаль районның күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт объектларында 5 мең 401 инспекция тикшерүе уздырылган, алар нәтиҗәләре буенча 11 районда 33 техник иминлекне бозу факты ачыкланган.
Күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр барлык 999 объектта да тәмамланган. Хәзер кабул итү комиссиясе күрсәткән кимчелекләрне төзәтү бара.
2015 елга мәктәпләргә капиталь ремонт кысаларында эшләр 42 районның барлык 126 объектында да тәмамланган.
Алексей Фролов шулай ук 2015 елга «Уңайлы мохит» программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Социаль объектларны адаптацияләүпрограммасы буенча эшләр 102 объектта да алып барыла, үтәлеш – 97,34%. Гомуми белем оешмаларына кереп йөри алу мөмкинлеге программасы буенча 145 объектта да эш алып барыла. Эшләр 122 объектта тәмамланган.
Рөстәм Миңнеханов «Уңайлы мохит» программасын гамәлгә ашыруга җаваплы карарга өндәде.