Бүген бистәбездә истәлекле вакыйга булды. Поселокның Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды. Әлеге йорттан фатирлар ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына, бюджет системасында һәм районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючыларга, тузган торакны бетерү программасы буенча исәптә торучыларга бирелде.