Сарман муниципаль районында бала бакчасы ачылды

2015 елның 11 сентябре, җомга
Бүген район үзәгендә сөенечле вакыйга булды. Яңа микрорайонда урнашкан "Сандугач" балалар бакчасы нәниләргә үз ишекләрен ачты. 

Шатлыклы тантанада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев, Фәрит Хөснуллин катнаштылар. Анда төзүчеләргә – Рәхмәт хатлары, бакча мөдире Рамилә Кузьминага символик ачкыч тапшырылды. Тимерхан Алишев та буш кул белән килмәгән иде – ул бакчага ноутбук бүләк итте.

Бәйрәмдә балалар чыгышлары тыңланды, аннан соң тантанада катнашучылар бакчаның кабинетлары, сыйныфлары белән таныштылар. Ул 120 урынга исәпләнгән, заманча технологияләргә нигезләнеп төзелгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International