Түбән Кама муниципаль районында полиция участковый өчен административ-торак комплексы ачылды

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Түбән Уратма авылында тантаналы йолада участковый белән танышу узды һәм яңа административ-торак комплекс ачкычлары тапшырылды.
Ачылыш йоласында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Тагир Камалетдинов,урынбасары Лида Тартмина һәм Альфред Нигмәтзянов.
Бүген Түбән Кама районында куллануга 6 административ-торак комплекслары кертелде.Төзекләндерелгән бинада эш кабинеты һәм өч торак бүлмәләре,аш бүлмәсе урнаштырылган. Участковый булып Эльнус Рәшитов булып билгеләнгән.Тантаналы йолада яңа участковыйга ВАЗ-213100 «Нива» ачкычлары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International