Кукмара муниципаль районында соципотекалы йорт төзелде

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген бистәбездә истәлекле вакыйга булды. Поселокның Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды. Әлеге йорттан фатирлар ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына, бюджет системасында һәм районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючыларга, тузган торакны бетерү программасы буенча исәптә торучыларга бирелде.
Йорт ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International