Республиканың төзәтү учреждениеләрендә җитештерү секторын үстерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә җитештерелүче продукцияне сату мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмә 2 нче Казан төзәтү колониясенең (ТК-2) административ корпусында узды. Анда шулай ук Татарстана Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР буенча Россия ФҖҮХИ башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, ТР төзәтү учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.