ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында 2015 елдагы су спорт төркемнәре буенча Дөнья беренчелегенә әзерләнү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Конфессиональара мөнәсәбәтләрнең уңай характеры Татарстанның конкурент өстенлеге булып тора, ә аны саклап калу – республика җитәкчелеге сәясәтенең приоритеты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең уртак утрышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ИФОда Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский, министрлыклар һәм ведомстволар, федераль башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

13
декабрь, 2014 ел
шимбә
ТР Дәүләт торак инспекция 11 нче декабрьдә республиканың 40 муниципаль районда 4 мең 77 инспекцияле тикшерү үткәрде.

12
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген Менделеев шәһәрендә "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча комплекс ААҖ "Аммоний" төзелеше буенча республика штаб утырышы узды.ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Аляшев Ю.Л.,ААҖ "Аммоний" генераль директоры Шевченко С.И.,Консорциум вәкилләре (MHI, Sodjitz,CNCEC), ААҖ "НИИК" генподряд оешманың җитәкчеләре, субподряд оешма вәкилләре катнашты.

11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казан ратушасында "Россияның 100 иң яхшы товарлары" Бөтенроссия бәйгенең "Татарстан Республиканың иң яхшы товарлар һәм ярдәмнәре" республика бәйгенең нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләделәр.Бәйге 11 чне тапкыр оештырыла.Бәйгедә катнашу товарны күрсәтергә уникаль мөмкинлек бирә.
Бүген Казанда ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2015-2016 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлык үсеше турындагы өч яклы килешү имзаланды.
Бүген Казан Кремлендә ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу республика фонды Попичительләр советы утырышы узды. Утырышта Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, башка министрлыклар җитәкчеләре, дин әһелләре, галимнәр һ.б. катнашты. Утырышны фондның Попечительләр советы рәисе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев алып барды.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Чистай районы 2014 елның 11 декабрендә "Хазинә" скверы үрнәгендә рекреация зоналарын төзү,тергезү һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча күчмә семинар-киңәшмә үтте.

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының уртак уырышы ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, башка министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстанда коррупцияне киметү өчен тәрбия, профилактика һәм кисәтү эшләре башкарылырга тиеш. Бүген бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы IT-паркта узган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышында белдерде.

Фикер алышуда ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлык һәм ведомство, РФ дәүләт хакимияте органнарының ТР буенча территориаль структуралары җитәкчеләре, сәяси партия, иҗтимагый, дини һәм яшьләр берләшмәләр вәкилләре, профсоюз оешмалары лидерлары, ТР муниципаль районнары башлыклары, вуз ректорлары, сәнәгый һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәгариф һәм медицина учреждениеләре җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International