ТР Төзелеш министрлыгы Чистай шәһәрендә күчмә семинар үткәрде

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Чистай районы 2014 елның 11 декабрендә "Хазинә" скверы үрнәгендә рекреация зоналарын төзү,тергезү һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча күчмә семинар-киңәшмә үтте.
рекреация зоналары - кешеләр ял итү урыннары.Аларның эшкә билгеләнү - кешенең физик һәм әхлак көчләрен тергезү.Хәзерге вакытта алар бик актив үсеш алды.
Семинар-киңәшмә эшендә министрлыкның архитектура һәм шәһәр төзү идарә башлыгы Васильев Н.Г., социаль-мәдәни объектларны төзү бүлек башлыгы Сагдатуллин Д.Г., архитектура һәм шәһәр төзү идарәсе төп консультанты Клишева Г.А., ТИГП төп архитекторы Тухватуллина И.М.,районнарның башкарма комитетлары, "Ямашнефть" һәм КДАТУ вәкилләре актив катнашты.
Семинар-киңәшмә катнашучылары өчен Скарятин бакчасына, "Хазинә", "Күңел булу" скверына экскурсия оештырылды.

 Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International