Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык министрлыгы
Татарстанның Төзелеш Министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык тарихы
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Шәхесләр
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Тармак оешмалары
Ведомствога буйсынучы оешмалар
Министрлыкның эш төркемнәре
Эшчәнлек
Төзелеш
Төзелештә бәя кую һәм смета буенча нормага салу
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Торак-коммуналь хуҗалык
Уңайлы мохит
Коррупциягә каршы көрәш
Министрлыкта күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре
Алга таба сатуларда катнашу өчен подряд оешмаларын башлангыч сайлап алу буенча документлар
Чаралар планы.Программа һәм проектлар.Файдалы мәгълүмат
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Документлар
Дәүләт сатып алулары
Торак сәясәте
Эшчәнлекнең хокукый һәм норматив базасы
Татарстан Республикасының архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате, торак өлкәсендә һәм коммуналь хуҗалыкта 2016-2021 елларга һәм перспективада 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Видеоконференцияләргә слайдлар
Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итүгә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына булышлык күрсәтүгә бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Матбугат өчен белешмәләр
Турыдан-туры трансляцияләр
ММЧ Конкурсы
Элемтәләр
Гражданнарны кабул итү
Интернет-кабул итү хезмәте
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
Фәрит Мөхәммәтшин: "Коррупциягә каршы көрәш чаралары сак булырга тиеш"
2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Татарстанда коррупцияне киметү өчен тәрбия, профилактика һәм кисәтү эшләре башкарылырга тиеш. Бүген бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы IT-паркта узган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышында белдерде.
Фикер алышуда ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлык һәм ведомство, РФ дәүләт хакимияте органнарының ТР буенча территориаль структуралары җитәкчеләре, сәяси партия, иҗтимагый, дини һәм яшьләр берләшмәләр вәкилләре, профсоюз оешмалары лидерлары, ТР муниципаль районнары башлыклары, вуз ректорлары, сәнәгый һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәгариф һәм медицина учреждениеләре җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты.
Татарстан парламенты башлыгы сүзләренә караганда, түгәрәк өстәлнең максаты һәм бурычлары - ачык әңгәмә барышында коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән алымнар эшләү, республикада бу күренешне киметү өчен нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә кирәклекне билгеләү.
"Коррупция җәмгыятьне корыта. Безгә хезмәт вазифаларыннан файдаланып ришвәтчелек белән кесә калынайтучы кешеләр турында мәгълүмат килә. Моңа чик куелырга тиеш. Җәмгыятьне мәктәп, вузлардан башлап тәрбияләргә, бу явызлык белән килешергә теләмәүче кешеләргә хөрмәт белән карау үрнәген күрсәтергә кирәк", - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.
Татарстанда коррупциягә каршы көрәшнең төрле формалары тормышка ашырыла. ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советына эшкә иҗтимагый оешмалар җәлеп ителә, министрлык һәм ведомстволар каршында иҗтимагый советлар оештырылган, ТР Җәмәгать палатасы каршында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча кабул итү бүлмәсе эшли, "Студентлар лигасы" һәм "ТР иҗади яшьләр академиясе" тарафыннан вузларда коррупциягә каршы эшләр башкарыла.
Республикада коррупция күренешләрен киметүгә йөз тоткан шактый эшләр башкарылса да, ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, әлегә тырышлык теләгән нәтиҗәләрне бирми. "Коррупция күренешләре кимемәү сагайта", - дип басым ясады ул.
Статистика буенча, муниципаль хезмәткәрләрнең 40 проценты, коррупция гамәлләренә бәйле рәвештә, җинаять җаваплылыгына тартылган. Шул ук вакытта хөкем ителүчеләрнең өчтән береннән күбрәге ришвәт тәкъдим иткән. Узган елда Татарстанда көнкүреш коррупциясе арту күзәтелгән.
Спикер аерым билгеләп узганча, бу проблеманы хакимият структуралары һәм хокук саклау органнары гына хәл итә алмый, халык, ММЧ ярдәме дә кирәк. "Бөтенебез бергә, хакимият, хокук саклау органнары ачык эшләгән вакытта, халык бу проблеманың мөһимлеген аңлаган очракта гына Татарстанда бу күренешнең нәтиҗәләрен киметергә мөмкин. Әгәр без кешене балачактан дөрес тәрбияләмәсәк, җәмгыятьнең бу явызлыкка мөнәсәбәтен үзгәртә алмаячакбыз. Коррупциягә каршы көрәш чаралары сак булырга тиештер", - дип билгеләп үтте парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, коррупцияне киметергә сәләтле халык һәм хакимиятнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге үрнәге - ул "Халык контроле", анда шул исәптән коррупция эшчәнлеге буенча да оператив мәгълүмат алына.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Алексеевское бистәсендә 96 фатирлы социаль ипотека йорты төзелеше башланды
Социаль ипотека программасы буенча Алексеевск районы Алексеевское бистәсенең Салих Баттал урамында 96 фатирлы йорт төзелә.
18
апрель, 2026 ел
Татарстанда торак планы 52 процентка үтәлгән
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә торак төзелеше барышы турында төп доклад белән чыгыш ясады.
Татарстанда 51 җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә 2,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Агымдагы елда Татарстанда 51 җәмәгать урыннарын төзекләндерү планлаштырыла, моңа 2,6 млрд сумнан артык акча каралган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
17
апрель, 2026 ел
Кукмарадагы Булатов исемендәге күппрофильле лицей бинасын ремонтлау 22 процентка үтәлгән
Кукмарада Булатов исемендәге күппрофильле лицейның өч катлы бинасына капиталь ремонт ясала. Финанслау күләме 407 миллион сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз