Конфессиональара мөнәсәбәтләрнең уңай характеры Татарстанның конкурент өстенлеге булып тора, ә аны саклап калу – республика җитәкчелеге сәясәтенең приоритеты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең уртак утрышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ИФОда Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский, министрлыклар һәм ведомстволар, федераль башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитетлар башлыклары катнашты.
«Милләтара һәм конфессиональара конструктив хезмәттәшлек – республиканың уңышлы үсеше шартларының берсе, - дип белдерде Татарстан Президенты, утырышны ачып. – Конфессиональара мөнәсәбәтләрнең уңай характеры Татарстанның конкурент өстенлеге булып тора, ә аны саклап калу – республика җитәкчелеге сәясәтенең приоритеты».
Рөстәм Миңнеханов миграцион процессларның глобаль көчәюен, җәмгыятьнең күп мәдәниятләрдән торуын, төрле мәдәниятләрнең үзара аңлашуын билгеләп үтте. Татарстан, аның сүзләренчә, яшәү өчен уңайлы, шул ук вакытта республикага чит идеологияләр һәм экстремистик агымнар да үтеп керә. Бу мәсьәләләр һәрвакыт Татарстан Республикасы җитәкчелеге контролендә.
Р.Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2014 елның ноябрендә Россия Федерациясе Иминлек советы утырышында экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләренә зур игътибар бирде.
Процессларны тулысынча аңлау өчен, аның сүзләренчә, төрле милли һәм социаль төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләргә даими рәвештә мониторинг һәм анализ ясауны кертергә кирәк. Бу галимнәрдән, шул юнәлештә эшләүче белгечләрдән аерым тырышлык таләп итә һәм хакимияте органнарының, граждан җәмгыяте институтларының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының нәтиҗәле хезмәттәшлегенә бәйле.
«Нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдә бу юнәлештә төгәл эш алып барылырга тиеш, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Ситуацияне гел контрольдә тотарга кирәк».
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко үзенең сәламләү сүзендә Татарстанның милләтара һәм конфессиональара татулыкны саклап калу буенча уңышлы эшен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләрне мониторинглауның комплекслы системасы турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президенты Эчке сәясәт департаменты җитәкчесе Александр Терентьев чыгыш ясады.
2014 елда максатчан программаларны һәм милли сәясәт ярдәмче программаларын гамәлгә ашыруга, шулай ук терроризмны профилактикалауга республика бюджетында 330 млн. сум каралган, 310 программ чаралар планлаштырылган.
Үзенең чыгышында А.Терентьев милли сәясәт өлкәсендәге ситуацияне мониторинглау зарурлыгын ассызыклады.