ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Апас районы Свияжский авылында "Ләйсән" бала бакчасы ачылды. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты.
Татарстан районнарында күпфункциональ үзәк төзү буенча республика программасы алга бара.
Бүген Яр Чаллыда төзелеш комплексны үстерү идарә башлыгы Илшат Гимаев җитәкчелегендә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыкның чыгыш киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Яр Чаллы Башкарма комитет, ТР Дәүләт торак фонд, "ГИСУ","ТИГП" һәм подряд оешма вәкилләре катнашты.

20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Яңа Чишмә районының Кызыл Октябрь поселогында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылышы узды, анда 200 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты һәм китапханә урнашачак.
Бүген АЭЗ "Алабуга" территориясендә ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ю.Л.Аляшев җитәкчелегендә углерод сүс җитештерү завод төзу соравы буенча эш киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә АЭЗ "Алабуга-Волокно" заказ бирү вәкилләре, җитәкчеләр һәм подряд оешма вәкилләре катнашты.
2014 елның 10 август аеннан КДАТУ студентлары  "Төзелештә тотрыклы үсеш" җәйге мәктәптә катнашалар.
Әлмәт районында күпфатирлы торакта капиталь ремонт ясау эшләре ахырырына җитә.

Болгар тарихи-архитектура комплексы – ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегендә 1002нче объект. Ул 2014 елның июнендә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетының 38 нче сессиясе карары белән шушы исемлеккә кертелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру тантанасында чыгыш ясаганда белдерде.

Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең ЮНЕСКОдагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Алмаз Әхмәтшин һәм башка рәсми затлары катнашты.


19
август, 2014 ел
сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында  "Ласточка" иҗтимагый йортта капиталь ремонт ясау соравы буенча киңәшмә узды.Киңәшмәне төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С.Гимаев үткәрде.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында Республика Татарстан муниципаль районнарында спорт мәйданнар төзелешен тәмамлау сораулары буенча киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International