Ике елдан Казан янында, Татарстанның Лаеш районында InPark муниципаль дәрәҗәдә шәхси индустриаль парк эшли башлый. Яңа мәйданчык нигезенә таш салу тантанасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Проектның инвесторы – DoorHan компанияләр төркеме. Компания эшчәнлегенең төп юнәлеше – автоматлаштырылган ишекләр һәм капкалар җитештерү. DoorHan компаниясенең Россиядә, шул исәптән Лаеш районында, Чехия һәм Кытайда производстволары бар. Кытайның Сучжоу шәһәр округында инде күп еллар дәвамында муниципаль дәрәҗәдә индустриаль парк мәйданнарында компаниянең заводы эшли. Андагы тәҗрибәне DoorHan Россиядә дә шундый технопаркларны оештыруда кулланырга җыена.