ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Медицина атом-төш үзәген гамәлгә кертүне раслау сорауларын тикшерделәр. Киңәшмәне төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин алып барды.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2013-2014 елларда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен модернизацияләү программаларын үтәү буенча киңәшмә узды. Чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин үткәрде.

15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елда эшчәнлек нәтиҗәләрен билгеләү һәм 2014 елга планнар кору киңәшмәсендә катнашты. Чара ТР Фәннәр академиясендә узды.
РТ Дәүләт комитеты коммуналь хезмәт күрсәтү тарифларының 4%ка артачагын хәбәр итә. РФ хөкүмәте карары нигезендә 2014 елда тарифлар бер тапкыр, 1 июльдән артачак.
28 гыйнварга кадәр "Иннополис" ААҖ тарафыннан югары технологияләр өлкәсендәге университетның торак һәм спорт комплекслары төзелешенә игълан ителгән конкурска гаризалар кабул ителә.

14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында кызыксынган министрлык һәм окшмалар катнашында "ТКХ" дәүләт мәгълүмат системасына гамәлгә кертү сораулары буенча киңәшмә узды.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Татарстан Республикасы төзелешендә, төзелеш материалларые җитештерүдә һәм торак-коммуналь хуҗалыгында профессиональ квалификация үсешенең тармак системасы" дип исемләнгән бушлай семинар узды. Чарада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, үзкөйләүле оешмалар, "РИТЦ" ААҖ, белем бирү, төзелеш, ТКХ һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты.
2014 елда Татарстан Республикасының 43 муниипал районында 175,9 миллион сумлык 75 модулле фелдшер-акушерлык пункты төзелеше планлаштырылган. Моның турында бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткерде. Брифинг сәламәтлек саклау өлкәсендә 2013 елда эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм 2014 елга планнар билгеләнде.

13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген аппарат киңәшмәсе барышында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру һәм модернизацияләү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Ирина Ивановна Васинага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Ирина Ивановнага ихлас котлау сүзләре һәм теләкләр җиткерелде.


Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, ведомство карамагындагы оешма җитәкчеләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашында аппарат киңәшмәсе булды. Әлеге киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин үткәрде. Киңәшмә барышына Министрлык алдында торган мәсьәләләр һәм якын киләчәккә планнар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International