Төзелеш министрлыгында төзелеш һәм проект оешмалары, төзелеш материаллары һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчелек вәкилләре өчен семинар узды

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Татарстан Республикасы төзелешендә, төзелеш материалларые җитештерүдә һәм торак-коммуналь хуҗалыгында профессиональ квалификация үсешенең тармак системасы" дип исемләнгән бушлай семинар узды. Чарада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, үзкөйләүле оешмалар, "РИТЦ" ААҖ, белем бирү, төзелеш, ТКХ һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты.

Очрашуны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин үткәрде. Семинар квалификацияле профессиональ кадрларның тармак инновацияле базарын булдыруда эш бирүчеләр, профессиональ оешмалар һәм уку программаларын йөртүчеләр арасында хезмәттәлек оештыру максаты белән үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International