Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында РООР “ТР коммуналь предприятиеләре берлеге” Җитәкчеләр советының утырышы узды. Чараны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М.Хәнифов үткәрде. Утырышта шулай ук Республика тереклек тәэмин итү профсоюзының рәисе Җ.Н.Җамалетдинов, РООР “ТР коммуналь предприятиеләре берлеге”, Казан шәһәре һәм ТР муниципаль берәмлекләрендәге ТКХ оешмалары вәкилләре катнашты.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре коррупциягә каршы уөрәш турында лекция тыңладылар. Лекцияне Казан (Идел буе) федераль университетының җинаять хокукы кафедрасы ассистенты Голубев Станислав Игорь улы үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында, тормыш циклы этапларында биналарның һәм корылмаларның иминлеге нигезләре буларак, төзелештә техник җайга салу системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.