"Алабуга" махсус иктисад зонасында күмерсу җепселләрен җитештерүче "Алабуга-Волокно" заводы төзелеше сорауларын тикшерделәр

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев подряд оешмалар белән "Алабуга-Волокно" төзелеше сораулары буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә "Алабуга-Волокно" ҖЧҖ заказ бирүчесе вәкилләре, "Иншаат" КПО ЯАҖ, "Татэлектромонтаж" ААҖ, "РИК 2" ҖЧҖ, "Термостепс" ААҖ, "ГБТ" ҖЧҖ җитәкче һәм үтәүчүләре катнашты.

Киңәшмә барышында сәнәгать корпусы һәм АБК төзелеш эшләренең бүгенге халәте, технологик үткәргеч көпшәләр, энергетика һәм инженер тәэмин итү объектлары сораулары каралды, эшләрнең чиратлылыгы билгеләнде, көн кадагында торган сорауларны чишү юллары расланды.

Эшләрне вакытында төгәлләү өчен Заказ бирүче һәм подряд оешмаларга бәйрәм көннәрендә дә эшләү тәкъдим ителде. Куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә куштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International