ТР Лениногорск районында участковый өчен административ-торак комплексын ачтылар

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Бүген ТР Лениногорск районы Шөгер авылында участковый өчен административ-торак комплексын ачу тантанасы узды. ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, төбәк беренчеләрдән булып мондый комплексларны булдырган өчен, республика җитәкчелегенә, ә, проектны оператив рәвештә тормышка ашырган өчен, Лениногорск районы җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов полиция майоры, өлкән участковый Николай Валеровка символик ачкычны тапшырды. Шулай ук Артем Хохорин “Нива” хезмәт автомобиленнән ачкычларны тапшырды.
Бүгенгә ТРда 23 районда участковыйлар өчен 46 административ-торак комплексы ачылган. Мондый 4 объект Лениногорск районында төзелгән.
Бинаның гомуми мәйданы 100 кв.м тәшкил итә. Аның 22 кв.м мәйданында полициянең участок пункты урнаша, калган мәйданында – участковыйның хезмәт торагы (3 бүлмә һәм 1 кухня).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International