ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Татарстанда муниципаль берәмлекләр җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программасы буенча эшләр төгәлләнде.

Агымдагы елның гыйнварыннан ноябренә кадәр Республиканың Росреестры 56 мең капиталь төзелеш объектын һәм 38,5 мең җир кишәрлеген кадастр исәбенә куйды. Шул ук вакытта күчемсез милекне кадастр учетына куйганда кичектерүләр саны узган ел белән чагыштырганда 2,4 тапкырга кимегән.


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Гомумроссия халык фронты һәм «АУРА-Тех» ассистив технологияләр базарында катнашучыларның милли ассоциациясе 2022 елның 2-10 декабрендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган инклюзия өлкәсендә иң зур гомумроссия акциясе – «Уңайлы мохит» тестын үткәрә.

Питрәч районының «Усадьба Царево» торак комплексында чистарту корылмаларын һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясен реконструкцияләү проектын тормышка ашыру эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев тикшерде.


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында ЙОРТ.РФ вәкилләре белән инфраструктур облигацияләр механизмнарын куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Бүген «Казэнерго» АҖ җитештерү мәйданчыгында җылылык белән тәэмин итү системасындагы авария хәлләренә оператив җавап бирү өчен кирәкле ике күчмә котельный җайланмасын сынау үткәрелде.


22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында 2022 елда сәнәгать төзелеше өлкәсендә һөнәри осталык II Халыкара чемпионатының финал этабында катнашучыларны бүләкләү булды.


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда 8 илкүләм проект һәм 4 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, аларны ТР Төзелеш министрлыгы күзәтеп тора. 116 объектның 82се әзер, 11 федераль программа кысаларында 34ендә  эш дәвам итә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 23 ноябрендә Казанда Дәүләт-шәхси партнерлык буенча V тармак форумы узачак. Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра, ул Татарстан Республикасында ДШП проектларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International