Гомумроссия халык фронты һәм «АУРА-Тех» ассистив технологияләр базарында катнашучыларның милли ассоциациясе 2022 елның 2-10 декабрендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган инклюзия өлкәсендә иң зур гомумроссия акциясе – «Уңайлы мохит» тестын үткәрә.
Чара Россия халкының игътибарын инклюзия һәм үтемле мохит темасына җәлеп итүгә, инвалид һәм социаль яклауга мохтаҗ кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, шулай ук халыкның социаль яклауга мохтаҗ категорияләре проблемалары һәм ихтыяҗлары турында Россия гражданнарының хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.
Акция нәтиҗәләре буенча халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен социаль инфраструктурадан файдалану шартларын булдыру чараларына җәлеп итү дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингы формалаштырылачак.
Тест 2022 елның 2-10 декабрендә узачак.