ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Кукмарада яңа йорт социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән, ул Рәссәй Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына ярдәм булып тора. Кукмара районының биш ятим баласына Гафиятуллин урамындагы 21 фатирлы йортта бер бүлмәле фатирлар бирелде, аның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы рәвештә файдалануга тапшыру узды. Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Нурзидә Гаптулганиева бүгенге көндә 68 ятим баланың торак белән тәэмин итү буенча учетта торуын әйтте. Шуларның бишесе «Ятим балаларны торак белән тәэмин итү»программасы буенча яңа йорттагы яңа фатирлардан ачкычлар алды. Кукмарада яңа йорт социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән, ул Рәссәй Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына ярдәм булып тора.


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына фронтовикларга өстәмә 25әр мең сум акча бүлеп бирде

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да, Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районында Халыклар дуслыгы туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.

Федераль түләүләргә өстәп, республика Президенты сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләвен бирү турында карар кабул итте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәмә итеп бишәр мең сум акча алачак.

ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына «Акыллы шәһәр»проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен республика буенча таратырга тәкъдим итте. Бу хакта түгәрәк өстәл форматында узган комитетның күчмә утырышында билгеле булды. «Бүгенге көндә шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру проекты бар, “Акыллы шәһәр“проекты бар. Ул “Торак һәм шәһәр мохите“ һәм “Цифрлы икътисад“ милли проектларына интеграцияләнгән һәм шәһәр һәм тулаем төбәкнең цифрлы үсеше дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән», – дип искә төшерде үз докладында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. Шул ук вакытта, докладчы сүзләренә караганда, «Акыллы шәһәр» шәһәр инфраструктурасы белән бәйле процессларны цифрлаштыруга гына юнәлтелмәгән. Ул урамнарны яктырту, транспорт инфраструктурасына да, куркынычсызлык, халыкка төрле хезмәтләр күрсәтү сыйфатына да кагыла. «Акыллы шәһәр» пилот проектында берничә муниципаль берәмлек катнаша. Бу-Иннополис, Алабуга һәм Әлмәт. Әлеге пилот шәһәрләр тәҗрибәсенә нигезләнеп, территориядә эшләүче идарәчеләрнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм шәһәрлеләрдә теге яки бу ситуациядә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлау өчен чаралар җыелмасы формалаштырылды», - дип аңлатты Фролов. Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары «Акыллы шәһәр» проекты буенча шәһәрләрдә күп фатирлы йортларда автоматлаштыру системаларын гамәлгә кертү башкарылуын хәбәр итте. Биналар автоматлаштыру төеннәре, җайга салу төеннәре һәм видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган.

Кукмарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында социаль ипотека йортына тантаналы рәвештә күченү булды. Шулай ук Дәүләт торак программаларын тормышка ашыру кысаларында төзелгән 21 фатирлы йортны файдалануга тапшыру тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов катнашты. Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында ирле-хатынлы һәм аларның балалары яңа йортта бушлай 96,2 кв.метр мәйданлы ике бүлмәле фатир алдылар. Кукмара торак йортын төзүче инвестор-ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Шәхси җылыту белән өч катлы яңа йортта бер подъезд урнашкан, фатирларның гомуми торак мәйданы 821,6 кв.метр тәшкил итә. Барлык фатирларда чиста бизәкләү эшләре башкарылган, кирәкле техника һәм датчиклар белән җиһазландырылган. Яңа төзелеш социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән, ул Рәссәй Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Трорак һәм шәһәр мохите» милли проектына ярдәм булып тора.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Иске Икшермә авылының «Тургай» приюты бинасында икенче кат барлыкка киләчәк. Татарстанның Саба районында балалар һәм яшүсмерләр өчен 99,5 млн сумлык социаль приют ремонтланачак һәм реконструкцияләнәчәк. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. «Төзелеш-монтаж эшләренә һәм башка эшләргә, шул исәптән җиһазларны урнаштыруга һәм монтажлауга финанслау лимиты — 99 537 430 сум», - дип хәбәр ителә документларда. Проектны финанслауга Татарстан бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк. Приютта подвалны һәм беренче катны яңадан планлаштыру һәм яңадан җиһазлау эшләре алып барылачак. Шулай ук бинада идәннәр алмаштырылачак, бизәү һәм монтаж эшләре башкарылачак. Приют төзелеше һәм реконструкциясе 2020 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Төзелешкә барлыгы 433 млн сумнан артык акча тотылачак.

Татарстан Лаеш муниципаль районында 500 укучыга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк. Анда стадион һәм ял бүлмәләре дә булачак. Төзелешкә 433 млн сумнан артык акча сарыф ителәчәк. Бу турыдагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Төзелеш-монтаж һәм башка эшләр, шул исәптән җиһазлар урнаштыруга 433 592 054 сум акча биреләчәк», — дип хәбәр ителә документларда.

Мәктәп территориясендә хәрәкәтчән уеннар һәм тыныч ял өчен мәйданчыклар, мини-футбол өчен мәйдан һәм йөгерү юллары булган стадион, волейбол һәм гимнастика өчен уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк.

Өч катлы бинаның подвалы да булачак. Беренче катта ял итү урыннары, 200 урынлы актлар залы һәм 250 урынлы төшке аш залы урнашачак. Икенче катта шул исәптән спорт залы, лаборатория, йорт эшләре бүлмәләре, китапханә урнаштырылачак. Өченче катта уку сыйныфлары һәм кабинетлары булачак.

Бинаның гомуми мәйданы якынча 8 мең кв.метр тәшкил итәчәк. Эшләр дәүләт килешүен төзегән көннән 2021 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Төзелеш Татарстан бюджетыннан финансланачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эре төзелеш алып баручылары вәкилләре белән берничә очрашу уздырды. Очрашуларда Татарстан Республикасы РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты. 

Очрашуда торакны гамәлгә кертүнең илкүләм проектларында билгеләнгән күләмнәрен аттыру бурычларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Искәртәбез, Татарстан 2024 елга торак тапшыруның еллык планын 3,6 млн квадрат метрга кадәр арттырырга тиеш. 

Төзүчеләр Татарстан Президентына якындагы 5 елга үз планнары турында сөйләделәр, шулай ук проектлы финанслауга күчү белән бәйле мәсьәләләрне җайга салу буенча үз инициативалары белән дә уртаклаштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төзелеш алып баручыларның тәкъдимнәре Россия Федерациясе Дәүләт Советының Татарстан Президенты җитәкләүче торак үстерү эш төркеме кысаларында федераль дәрәҗәдә каралачак. 


7
февраль, 2020 ел
җомга

Татарстанда бүгенгә 264 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – бу планның 9%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2020 елда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 273,6 мең кв. метр булган 4 мең 970 фатирлык 130 йортны файдалануга тапшыру карала. 6 февральгә статистика органнарына 5 мең кв. метр мәйданда 108 фатирлык 10 йорт буенча хисап тапшырылган. Калган 120 объект буенча: 12 объект әзер диярлек, 61 объект уртача әзерлектә, 47 объектта эшләр күп әле.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортларны эксплуатациягә кертү каралган. 141 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә 63 йорт; 23 йортта эшләр күп әле.

2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 6 февральгә 117 мең кв. м мәйданда 902 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган.

2020 елда барлыгы 728 гаиләне торак белән тәэмин итү карала, 1 млрд 189,2 млн. сум күләмендә. Шулардан 600е ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, шулар арасыннан булган затлар; 46 күп балалы гаилә, 47 яшь гаилә; 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльче.

Алексей Фролов искәрткәнчә, быел гомуми мәйданы 4,5 млн кв. метр булган 788 күп фатирлы йортны ремонтлау карала. Программада 40 район катнаша (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре).

Территориясендә каберлекләр урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү турында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры  Фәнил Әһлиуллин мәгълүмат бирде. 2019 ела районнар белән берлектә инвентаризация уздырылган, 3700ка якын зират ачыкланган. 4000 җир кишәрлеген рәмиләштерергә кирәк. Шулардан бүгенгә 67%ы (2698) рәсмиләштерелгән. Шулай ук  каберлекләр өчен 80 җир кишәрлегенең урман фонды җирләренә керүе ачыкланган.  

7-9 февральдә Казанда «Шәһәр үзенчәлеге моделе. Дәвамчанлык,тотрыклылык, үсеш» Бөтенрәссәй форумы уза. Чара Казанның тарихи үзәге концепциясен эшләү кысаларында үткәрелә. Форумда катнашучылар мирасны саклау буенча халыкара һәм Рәссәй кейслары, шулай ук закон һәм норматив чикләүләр турында фикер алышачак.Дискуссияләрдә халыкара һәм Рәссәй экспертлары катнаша, алар арасында Рим архитекторы, Сапиенц университетының архитектура факультетына нигез салучы Гвендолина Салимеи, архитектура антропологы, Лондон Университет көллияте доценты һәм А.А. Высоковский исеме Урбанистика югары мәктәбенең фәнни хезмәткәре – Михал Муравски, архитектура докторы, Мәскәү Архитектура Институты «Урбанистика» квалификация күтәрү үзәге директоры - Алексей Крашенинников.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Инициативалы гражданнарның #Шәһәр федераль конкурсы талантлы яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыруга, шулай ук Уңайлы шәһәр тирәлеген үстерүгә бәйле өлкәләрдә социаль лифт булдыруга юнәлтелгән. Конкурс «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Рәссәй Төзелеш министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә. Конкурс алты номинация буенча узачак: бәхет шәһәре, идеяләр шәһәре, вакыйгалар шәһәре, шәһәр командасы, шәһәр герое, кыш шәһәре. Номинацияләрдә катнашу өчен территорияләрне төзекләндерү һәм социомәдәни программалаштыру проектлары, арт-объектларның интерьер бизәлеше концепцияләре, салкын климат шәһәрләрендә ландшафт архитектурасын һәм урбанистиканы үстерү проектлары кабул ителәчәк. Конкурста студентлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм шәһәр төзелеше, архитектура, урбанистика, дизайн, IT-технологияләр, туризм, социология өлкәләрендә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр катнаша ала. Конкурс шартлары белән тулырак конкурсгородские.рф сайтында танышырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International