Бүген Биектау районында яшәүчеләр түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алдылар. Мәгълүмати-консультация төркеме Биектау һәм Дөбъяз авылларына барды. Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән бергә төркем эшендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлеге әйдәүче консультанты Ләйсән Әхмәтҗанова да катнашты. Консультация барышында Төзелеш министрлыгы вәкиле тарафыннан очрашуда күтәрелгән барлык мәсьәләләр буенча тулы аңлатмалар бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТКХ реформалауга ярдәм фонды җитәкчесе Константин Цицин белән очрашты.
Очрашу барышында дәүләт корпорациясе – Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбеннән авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүгә финанс ярдәмен бирү һәм аны файдалану мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
ТКХ фонды идарәсенең 2019 елның 20 декабрендәге карары белән, № 960 беркетмә, дәүләт корпорациясе – Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондының акчаларын авария хәлендәге (2017 елның 1 гыйнварына шундый дип танылса) торак фондыннан гражданнарны күчерүгә Россия Федерациясе субъекты бюджетына, җирле бюджетларга күчерү тәртибенең яңа редакциясе расланган.
Бүген Татарстан белән Фонд арасында Дәүләт корпорациясе – Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбеннән авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүгә финанс ярдәмен бирү һәм аны файдалану турындагы шартнамәгә үзгәрешләр кертү турында килешү имзаланды.
Константин Цицин Рөстәм Миңнехановка Дәүләт корпорациясе – Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбеннән авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүгә аванс түләвен күчерү турында түләү йөкләмәсен бирде (2020-2021 еллар өчен).
Искәртәбез, Татарстан авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү кысаларында Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды белән өстәмә килешү төзегән беренче төбәк булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районында эш сәфәрендә.
Төп максаты – Әгерҗе муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычларына багышланган район Советы утырышында катнашу.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Энергетиклар урамындагы 16 фатирлы йортка кешеләр күченү тантанасында катнаштылар.
Бу объект «Аренда торагы» программасына кертелгән, программаны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды алып бара.
Фатирлар бюджет өлкәсендә эшләүчеләр арасында бүленгән (медицина хезмәткәрләре, укытучылар), шулай ук берничә фатир ятим балаларга бирелгән.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, өй – һәр гаилә, һәр кеше өчен иң мөһиме.
«Гаилә исә – дәүләтебезнең, республикабызның, һәр районның нигезе, - диде ул. – Тагын шундый йортлар төзеләчәк – балалар үсәчәк, димәк, демографик ситуацияне яхшырту мөмкинлеге булачак».
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә юлламасын да искә төшерде – бөтен игътибар гаиләгә, хатын-кызларга ярдәм күрсәтүгә, балалар өчен шартлар тудыруга юнәлгән.
Балалар күп булса – димәк, безнең, илебезнең киләчәге күркәм булачак, диде Рөстәм Миңнеханов.
Безнең Әгерҗе районында хәл итәсе мәсьәләләребез күп, диде Татарстан Президенты, балалар бакчалары буенча да, мәктәпләр буенча да, барлык бу темаларны без бүген Әгерҗе муниципаль районы Советы утырышында караячакбыз.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук яңа фатирларына әле генә күчкән Ямалиевлар гаиләсендә дә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президены Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Биектау районы территорияләрендә төзелеш эшләрен алып баручы компания вәкилләре белән очрашты.
ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Марат Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнаштылар.
Рөстәм Миңнехановка компанияләрнең агымдагы елда һәм 2024 елга кадәр перспективада торакларны сафка кертү планнары турында хәбәр иттеләр. Искәртик, Татарстанда торак төзелеше күләмен елына 3,6 млн. квадрат метрга кадәр җиткерергә кирәк.
Төзүче компанияләр экроу-счетлар механизмына күчүгә бәйле сорауларын билгеләделәр, шулай ук төзелешнең үзкыйммәтен киметү чараларын тәкъдим иттеләр, бу базарда ихтыяҗны арттырырга ярдәм итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, төзелеш компанияләренең барлык тәкъдимнәре дә РФ Дәүләт Советының торак өлкәсен үстерү буенча эш төркеме кысаларында федераль дәрәҗәгә җиткереләчәк.
Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Рәссәй Баш дәүләт экспертизасының Казан һәм Ерак Көнчыгыш филиаллары базасында уку үзәкләрен булдыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлне ачып, шундый белдерү ясады. «Без илдә капиталь төзелеш объектларын проектлаштыру сыйфаты белән реаль хәлне күрәбез. Проектлаучыларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү һәм инвестицион-төзелеш процессын нәтиҗәле оештыру өчен, иң элек үк, Төзелеш заказчыларын, еш кына төгәл булмаган техник биремнәрне формалаштыручы проектчыларны һәм мондый биремнәр нигезендә иң яхшы булмаган проектлар әзерли торган проектчыларны укыту һәм җибәрү мөһим. Милли проектларны гамәлгә ашыру шартларында бу эш аеруча мөһим, - дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин. - Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасында җайга салынган белгечләрнең квалификацияләрен күтәрү системасы үзенең тормышка сәләтлелеген раслады, шуңа күрә бөтен ил буенча шундый ук процессларны төрле мәйданчыкларда башлап җибәрү, шул исәптән Казанда һәм Ерак Көнчыгышта уку үзәкләрен ачу Рәссәй Төзелеш министрлыгы һәм хөкүмәте тарафыннан актив хуплана».
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат шәһәренә эш сәфәре кысаларында капремонт ясалган балалар сәнәгать мәктәбендә булды.
Бу мәгариф оешмасына 1965 елда нигез салынган. 2018 бинага капиталь ремонт ясала башланган. Төзүчеләр түбәне, фасадны, инженер челтәрләрен яңартканнар.
Рөстәм Миңнеханов уку кабинетларын карап чыкты, укытучылар һәм укучылар белән сөйләшеп торды. Бүген мәктәптә 825 бала белем ала. Мәктәптә 224 урынлык концерт залы, 2 хореография залы һәм 23 кабинет бар.
Татарстан Президентына мәктәптә 6 хор коллективы, халык кораллары оркестры, 2 кыллы инструментлар ансамбле, 4 хореография коллективы, фольклор төркеме, 6 вокаль ансамбль эшләве турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов мәктәпкә ясалган ремонты югары бәяләде, шулай ук аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.
Татарстан Республикасында социаль ипотека, күп фатирлы тораклар төзү, инвестицион, аз катлы төзелеш программалары буенча 2020 елның 14 февраленә 387,2 кв. метр торак сафка кертелгән.
Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
2020 елга ТатарстанТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча гомуми мәйданы 273,6 мең кв. м булган 4970 фатирлы 132 йортны сафка кертү планлаштырыла. 2020 елның 14 февраленә статистика органнарына 5,2 мең кв. м мәйданлы 108 фатирлы 10 йорт буенча хисап тотылган.
2020 елның тагын 120 объекты әзерлеге төрле дәрәҗәдә. 101,2 мең кв.м мәйданлы 26 объект югары әзерлек дәрәҗәсендә, 68,6 мең кв.м мәйданлы 52 объект уртача әзерлек дәрәҗәсендә, 98,5 мең кв.м мәйданлы 42 объект түбән әзерлек дәрәҗәсендә.
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м торак мәйданлы 177 күпфатирлы йортны файдалануга тапшыру каралган. Нигездә, алар иске кагыйдәләр буенча, ягъни турыдан-туры төзүчеләргә тапшырыла торган өлешчеләр акчасына төзелә.
Төгәллек кертелгән мәгълүматлар буенча, 217,3 мең кв. м мәйданлы 30 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган инде. Шул ук вакытта 2020 ел объектлары төрле әзерлек стадиясендә. Шулай итеп, 74 йорт (70-100 процент) югары әзерлек дәрәҗәсендә, 60 йорт (30-70 процент) уртача әзерлек дәрәҗәсендә, 13 йорт түбән әзерлек дәрәҗәсендә.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, 2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданлы 10680 йорт төзү һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла. 2020 елның 14 февраленә 164,7 мең кв. м мәйданлы 1 267 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган.
Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча авылда белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе карала.
Киңәшмәдә муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең уртача хезмәт хакы мәсьәләләре каралды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын авылда уртача хезмәт хакларына юнәлтте. Ул муниципаль районнарда кайбер оешмаларда хезмәт хакы минималь түләү күләменнән түбән булуын искәртте.
«Авылда уртача хезмәт хакы барлык билгеләнгән законнарга туры килергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниегә Юлламасында хезмәт хаклары күләме минималь күләмнән түбәнрәк булмаска тиешлеген искәртте. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә игътибар итәргә, муниципаль районнар башлыкларына аерым контрольдә тотарга йөкләде.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов катнашты. ДОМ.РФ «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Дәүләт торак сәясәтен гамәлгә ашыру буенча регионнар белән хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итә. Яклар билгеләп үткәнчә, компания белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек актив үсә. Регион Хөкүмәтенең заманча иҗтимагый киңлекләр булдыру белән кызыксынуы зур. «Без бу мәсьәләләрне хәл иткәндә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм региональ төзүчеләргә ярдәм итәргә әзер. Ипотеканы арзанайтуга, проектлы финанслау механизмнарын киң куллануга, торак-төзелеш кооперативларын төзүгә юнәлдерелгән программалар арзан һәм уңайлы торак базарын үстерүгә ярдәм итә. ДОМ. РФ шулай ук регионга заманча уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча уңышлы тәҗрибәләрне тәкъдим итәргә әзер», - дип билгеләде Виталий Мутко.
Алабугада Ленин мәйданын яңарту эшләре дәвам итә. Яңартылган бушлык «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының кече шәһәр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите программасы ярдәмендә барлыкка киләчәк. Ленин мәйданын реконструкцияләү проекты узган ел кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Рәссәй конкурсында җиңү яулады, шуңа күрә РФ Төзелеш министрлыгы реконструкцияләүгә 50 млн.сум бүлеп бирде. Алабуга районы башкарма комитеты каршындагы төзелеш Департаменты директоры Рөстәм Латыйпов хәбәр иткәнчә, төзекләндерү эшләрен 2020 елның маена тәмамлау планлаштырыла. Үзгәрешләрдән соң Ленин мәйданында яңа юллар, куаклар, балалар өчен уен мәйданчыклары, эскәмияләр һәм хәтта амфитеатр барлыкка киләчәк.
«ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУда 2020 елда Татарстан Республикасында медицина учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 2020 елда республикада 43 фельдшер-акушерлык пункты төзелеше планлаштырылган, аларның 7се «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырылачак. Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә барлык объектлар буенча да проект-тикшеренү эшләре алып барыла һәм торгларга тапшыру өчен документлар формалаша. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук кабул итү-диагностика бүлекләрен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча яңа программаны формалаштыру мәсьәләләрен карадылар, башка Сәламәтлек саклау объектларын төзүнең барышы турында фикер алыштылар.