ДОМ.РФ генераль директоры Виталий Мутко һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин торак төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 14 феврале, җомга

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов катнашты. ДОМ.РФ «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Дәүләт торак сәясәтен гамәлгә ашыру буенча регионнар белән хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итә. Яклар билгеләп үткәнчә, компания белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек актив үсә. Регион Хөкүмәтенең заманча иҗтимагый киңлекләр булдыру белән кызыксынуы зур. «Без бу мәсьәләләрне хәл иткәндә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм региональ төзүчеләргә ярдәм итәргә әзер. Ипотеканы арзанайтуга, проектлы финанслау механизмнарын киң куллануга, торак-төзелеш кооперативларын төзүгә юнәлдерелгән программалар арзан һәм уңайлы торак базарын үстерүгә ярдәм итә. ДОМ. РФ шулай ук регионга заманча уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча уңышлы тәҗрибәләрне тәкъдим итәргә әзер», - дип билгеләде Виталий Мутко.

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җирләрне федераль милектән күчерү буенча эшләрне тизләтү, территорияләрне, шул исәптән элеккеге сәнәгать зоналарын үстерү мәсьәләләре һәм регионда арендалы торак базарын үстерү перспективалары турында да сөйләштеләр. "Очрашу бик конструктив килеп чыкты. Без «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру эше кысаларында ДОМ. РФ белән хезмәттәшлек турында фикер алыштык. Компаниянең дәүләт ярдәме белән ТТК төзү, арендалы торак төзү һәм алар безнең төбәктә яшәүчеләр һәм төзүчеләр алдында ача торган мөмкинлекләр кебек уртак программаларны гамәлгә ашыру очрашуның мөһим темасы булды. Без якын арада Татарстан Республикасы территориясендә билгеләнгән проектларны гамәлгә ашыруга керешү өчен эшче төркем төзергә планлаштырабыз", - дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International