Бәйрәм көннәрендә, Татарстан Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре Дәрвишләр балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр һәм котлаулар белән килделәр. Балалар йөзендә балкыган елмаюлар, дәртле һәм күңелле кәеф, аларның тормышын бераз яктырак һәм кызыклырак итә алуының иң яхшы дәлиле. Бу бәйрәм көннәрендә барысы да якты вакыйгалар һәм игелекле эшләр көткәндә, бигрәк тә катлаулы тормыш хәлендә калган балалар. Алар өчен әкияти атмосфера булдыру, кайгыртучанлык, җылылык һәм игътибарлылык күрсәтү бик мөһим. Узган ел бик күп игелекле эшләр белән истә калачак. Әмма эшче һөнәрләрнең 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны аеруча билгеләп үтәсе килә.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне якынлашып килүче яңа 2020 ел белән чын күңелдән котлыйм. Безнең республика өчен дә, бөтен ил өчен дә узган ел зур эш һәм әһәмиятле вакыйгалар белән тулы булды. Без яхшы нәтиҗәләргә ирешә алдык, аларга таянып, ышанычлы рәвештә алга барырга мөмкин. Тырыш хезмәт куйган, киләчәктә дә кече һәм зур Ватаныбыз үсешенә үз өлешен кертергә әзер булучыларга рәхмәтемне җиткерәм. Яңа ел сезнең өчен уңышлы башлангычлар һәм шатлыклы вакыйгалар чоры булсын! Якыннарыгыз һәм дусларыгызны саклагыз, аларга көн саен җылылык һәм кайгыртучанлык бүләк итегез! Бәхет, уңышлар, нык сәламәтлек!
2019 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе Чистай һәм Әмирхан урамнары киселешендәге торак йортның, 68-нче квартал, төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә ярашуы турындагы бәяләмә (ЯТБ) белән раслады. Объектның гомуми мәйданы-28524 кв.м., 26 катлы йортта 320 фатир файдалануга әзер. Күп фатирлы торак йорт Чистай һәм Әмирхан урамнары киселешендә, Казанның Яңа Савин районында 68 нче кварталда урнашкан. Исегезгә төшерәбез, әлеге йорт өлешләп төзү буенча «проблемалы» объектлар рәтенә кергән иде.
Татарстан Республикасы буенча «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектында 2019 елга торакны гамәлгә кертүнең төп күрсәткече 2 млн. 675 мең квадрат метр итеп билгеләнгән. Бүгенгә Татарстанда 2 млн. 641,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 98,7%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 438 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 15 млн. 484 мең сумлык 364 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 316 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган.
Ел башланганнан бире барлыгы республиканың төзелеш мәйданчыкларында 18 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 3сендә кешеләр һәлак булган. Үткән елның шушы чорына карата 24 очрак һәм 9 кеше һәлак булган.
«Без торак тапшыру эшен тәмамлап киләбез, барлыгы 33,5 мең квадрат метр калды. Барлык объектлар да мәгълүм һәм туры килү турында бәяләмә алу стадиясендә. Искәртәм, 2020 елга безнең план 2 млн. 979 мең квадрат метр торак тапшыру», - диде Ирек Фәйзуллин.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 694 фатирлык гомуми мәйданы 439,2 мең кв. м. булган 238 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш иде. Мәйданы 341,4 мең кв. метр булган 5 мең 928 фатирлык 218 йорт буенча статистика органнарына хисап тапшырылган.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы буенча һәр муниципаль берәмлеккә финанслау лимиты билгеләнгән, ул 1 квадрат метрга 963,18 сум тәшкил итә.
«Яңа ел бәйрәмнәре чорында игътибар белән эшләргә тәкъдим итәм. Суыклар килә. Барлык җаваплы затлар урыннарында булырга тиеш. Төзелеш мәйданчыкларына, тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче объектларга: су җыю урыннарына, челтәрләргә килгәндә исә, торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатлы эшен оештырырга кирәк булачак», - диде министр.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә«Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Утырышта «Карбоформ», «АСЛ Холдинг», «Эко Пак» компанияләренең өч инвестицион проекты, шулай ук «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» һәм «Форд Соллерс Елабуга» эшләп килүче резидентларның җитештерүләрен киңәйтү мәсьәләләре каралды.
Утырышта Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, махсус зона үсә бара. Быел 5 яңа компания җәлеп ителгән, 3 компания үз җитештерүен ачкан. «Барлыгы бүгенгә “Алабуга” МИЗда 57 компания-резидент теркәлгән, шуларның 33е үз эшчәнлеген алып бара инде. 6 мең 862 эш урыны булдырылган. Үзләштерелгән акчалар күләме 132 млрд сум», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Аннары компанияләр вәкилләре чыгыш ясады. «Карбоформ» компаниясе проекты синтетик сумала, шулай ук карбамидоформальдегид концентраты һәм формалин җитештерү буенча завод төзүне күз алдында тота. Инвестицияләрнең гомуми күләме – 1,3 млрд сум. 100 эш урыны булдырылачак.
«ЭкоПак» формага салынган целлюлоза җепселеннән бер мәртәбә кулланылучы һәм биологик рәвештә череп юкка чыгучы савыт-саба җитештерүне урнаштыруны күзаллый. Инвестицияләр күләме – 188,9 млн сум, хезмәткәрләре саны 30 кеше булачак.
«АСЛ Холдинг» компаниясе вентиляция һәм кондиционерлауның энергияне нәтиҗәле тотучы югары махсуслаштырылган системаларын җитештерүне башларга ниятли, инвестицияләр күләме – 145 млн сум. Пландагы хезмәткәрләре саны – 52 кеше.
«2019 елда “Алабуга” МИЗ Россия Федерациясендә барлык күрсәткечләр буенча да лидерлыгын раслады. Хәзер берничә Россия Федерациясе төбәге җитәкчесенең Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгате нигезендә без илнең МИЗ төзүне бизнес таләп итә торган берничә ноктасында яңа мәйданчыклар өчен урын сайлау буенча карар кабул итәбез», - диде «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев.
Шулай ук Күзәтүчеләр советы утырышында «Алабуга» МИЗ резидентлары җитештерүләрен киңәйтү турында мәгълүмат бирделәр. «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» компаниясе җитештерелүче продукциясенең ассортимент линейкасын арттырган. «Форд Соллерс Елабуга» эшләп килүче завод мәйданчыкларында «АУРУС» автомобильләрен җитештерүне оештыру турында хәбәр итте.
Азакта Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗның узып баручы елда эшчәнлеген уңай бәяләде. «Елны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз. Әлбәттә, санкцияләр аркасында килеп чыккан аерым кыенлыклар бар. Шуңа да карамастан, махсус зона үсә, инвесторларны җәлеп итә, яңа кызыклы проектлар гамәлгә ашыра», - диде ТР Президенты.
18 катлы йортта бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук ятим балалар яши. Казанның «Салават Күпере» торак комплексында бүген өченче кварталның беренче йортына күчтеләр, аның адресы: Илһам Шакиров проспекты, 13 йорт (төзелеш номеры-3-2). 18 катлы социаль ипотекалы үз эченә 198 фатир алган йортта бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук ятим балалар яши. Бинада ике подъезд, гомуми торак мәйданы якынча 10 мең кв. метр тәшкил итә. Барлык фатирлар да чиста бизәкләүдә тапшырылган һәм кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Йортны төзүче инвестор-ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы-ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе, ә подрядчы - «ПТК «Ак Барс Строй» ҖЧҖ.
Бүген, 2019 елның 26 декабрендә, төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә Казан шәһәренең Совет районындагы Н.Ершов урамы буенча «ART City» торак комплексының 7 нче торак йортка («СЗ «Стройслужуги» ҖЧҖ) бирелде. Әлеге объект эскроу счетларыннан файдаланып Татарстан Республикасында төзелгән, ЯТБ алган беренче күпфатирлы йорт булып тора. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 июленнән барлык проектларны эскроу счетларына күчерү таләбе үз көченә керде.