Хөрмәтле хезмәттәшләр! Хезмәткәрләр һәм ветераннар. «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе» МКУ!
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең иҗади хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстан башкаласының яңа заманча йөзе формалаша, кешеләр тормышы яхшыра. Сезнең тырышлыгыгыз, иҗади якын килүегез һәм югары һөнәри осталыгыгыз Казанны үзгәртүен күрү бик күңелле. Бу бәяләрнең барысы да Идарәнең 80 ел буе дөрес юлда булуын белдерә. Әлбәттә, оешманың казанышлары-һәрвакыт югары квалификацияле, сайлаган эшкә тугрылык күрсәткән, иң яхшы хезмәт традицияләрен саклап калырга һәм арттырырга омтылган һәр белгеч казанышы. Сезнең бәйрәм көнендә сезнең күңелегезнең һәм талантыгызның бер кисәкчеге булган иҗади эшегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм яңа һөнәри казанышлар телим! Учреждениегә-чәчәк ату һәм тотрыклылык!
Торакны гамәлгә кертү күләмнәрен арттыру – барлык илкүләм проектлардан иң катлаулысы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 407 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 15 млн. 64 мең сумлык 349 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 180 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган.
13 декабрьгә республикада 2 млн. 189 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган. База күрсәткечләре 27 муниципаль берәмлектә ирешелгән, ә 6 муниципалитетта – цифрлар республика күрсәткечләреннән түбәнрәк. «Киләчәк чорларда программаларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле мөмкинлекләрне табарга кирәк. 2024 ел азагына кадәр республикада 19 млн. квадрат метр торак төзергә кирәк. Бүген төзелеш тармагы өстәмә 50 млрд сум көтә, бу акчалар инженер челтәрләрен һәм коммуникацияләрне әзерләүгә китәчәк», - диде министр.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 13 декабрьгә мәйданы 200 мең кв. метр булган 3 мең 574 фатирлык 98 йорт буенча статистика органнарына хисап тапшырылган. 67 төзелүче объекттан 46 йорт әзер диярлек, 21 уртача әзерлектә.
«Торак тапшыру буенча ил җитәкчелеге тарафыннан җитди бурычлар куелды. Безгә мондый эшне ышанып тапшырулары – үзе бер мәртәбә. Федераль коллегалар белән инфраструктурага ярдәм мәсьәләләрен карап, эшне үзгәртеп корырга кирәк. Безнең төп резерв – комплекслы төзелеш алып бару», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 447 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган, шулардан: 309 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала һәм шулар арасыннан булган затлар. Тагын 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 35 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. 13 декабрьгә 145 торак урыны буенча ятим балалар белән наем шартнамәләре төзелгән, 60 торак урыны буенча документлар республика хокукына теркәүгә тапшырылган, 5 торак урыны буенча сатып алу гамәлләре башкарыла һәм 99 торак урыны төзелеш эшләре тәмамланып килүче объектларда урнашкан.
Бүгенгә 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаилә торак белән тәэмин итү исемлегендә. 54 яшь гаиләгә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 6 муниципаль берәмлеккә субсидияләр җибәргән. Моннан тыш, 19 чернобыльчегә һәм 15 Ерак Төньяктан мәҗбүри күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән. 13 декабрьгә бирелгән 51сертификаттан 41 документ реализацияләнгән.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2019 елда барлык төзелүче 19 объект та әзер диярлек.
Индивидуаль торак төзелеше буенча республикада 1 млн. 42 мең кв. метрлы 8 мең 22 йорт эксплуатациягә кертелгән.
2019 елда Газлаштыру фонды 4 программасын тәмамлаган. «Су җибәрү системаларын модернизацияләү» программасы буенча эшләр дәвам итә. Гомуми үтәлеш 86%.
Җәмәгать киңлекләре программасы буенча үтәлеш 92%.
Ирек Фәйзуллин «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр иткәнчә, бүгенгә 6 мең 772 ишегалдына комплекслы ремонт таләп ителә.
Рөстәм Миңнеханов аерым игътибар иткәнчә, республикада «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эшләрне үтәү сыйфатын җентекләп тикшереп торырга кирәк. «Бу бик җитди, зур эш. Безнең элек беркайчан да мондый бурычлар куйганыбыз юк иде. Барысын да сыйфатлы, намус белән башкарырга кирәк. Әгәр без бу проектны гамәлгә ашырып чыга алабыз икән, бу республикабыз өчен зур казаныш булачак. Барлык детальләрне дә җентекләп каравыгызны үтенәм. Кешеләрне әзерләргә, белгечләр сайлап алырга кирәк. Эшләр сыйфатсыз башкарылса – яңадан сүтеп корасы була», – диде Татарстан Президенты.
Салават күпере» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән тагын бер балалар бакчасы төзелде. Бүген, 2019 елның 12 декабрендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге объектның проект документациясенә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Шулай ук бина капиталь төзелеш объектларын энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм энергетика ресурсларын кулланучы исәпләү приборлары белән җиһазландыру таләпләренә дә туры килә. Балалар бакчасы Казанның Киров районындагы «Салават күпере» торак комплексының 11 нче кварталында урнашкан. 2 катлы бинаның гомуми мәйданы - 4686,6 кв.м. Балалар бакчасында яшь ярымнан алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен кече, урта һәм өлкән төркемнәр өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Һәр төркем өчен уен бүлмәсе, йокы бүлмәсе, чишенү бүлмәсе, буфет һәм бәдрәф каралган. Моннан тыш, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә музыка һәм физкультура заллары, түгәрәкләр һәм медицина блогы бар. Янгын бүлекчәләрен һәм халыкның аз хәрәкәтле төркемнәрен йөртү өчен лифт бар.
Тирә-яктагы территориядә уен һәм физкультура-спорт мәйданчыклары төзелгән.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе социаль әһәмияткә ия объектларда эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирә.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 12 ноябрендә «Салават күпере» торак комплексында урнашкан Нурихан Фәттах урамындагы 7 һәм 8 микрорайоннарда 260 урынлы ике балалар бакчасы ярашлылык турында бәяләма алды.
2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлык компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
1. Архитектура эше белән идарә итү;
2. Шәһәр төзелеше белән вәкаләтләре кысаларында идарә итү;
3.Татарстан Республикасы территориясендә гидротехник корылмалары (ГТК) куркынычсызлыгы белән идарә итү, муниципаль милектә булган ГТС куркынычсызлык мәсьәләләреннән башка;
4. Төзелеш материаллары сәнәгате белән идарә итү;
5. Төзелеш белән идарә итү;
6. Гражданнарның торакка хокукларын һәм кулланучыларны сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү белән идарә итү;
7. Торак, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү базарларын формалашуы өчен шартлар тудыру;
8. Гражданнарның торакка хокукын тәэмин итү белән идарә итү;
9. Капиталь төзелеш объектларын төзелешен, үзгәртеп корылышын, капиталь ремонтын күзәтү;
10. Халыкка торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү күрсәткәндә гражданнарның һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүбуенча контроль;
11. Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган торак фонды белән идарә итү.
12. Татарстан Республикасы территориясендә җирле үзидарә органнарының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законны үтәү өлкәсендә Россия Федерациясе тикшерү органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.
13. Татарстан Республикасында төзелеш, реконструкция һәм ремонт буенча сметалы бәясен билгеләү өчен билгеләнгән смета нормативлары эшләүне һәм раслауны законнар нигезендә тәэмин итә.
Кабул итүгә алдан язылу телефон буенча башкарыла.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 231-14-10.
Ведомство башлыгы урынбасары Илшат Гыймаев республикада ФАПлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм авыл клублары төзелеше буенча якынча нәтиҗәләр ясады. Татарстанда төзелеш объектлары программалары уртача 95% ка гамәлгә ашырылган һәм 2019 ел ахырына тулысынча үтәлгән булачаклар. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. «Чынлыкта бу программалар көн саен Татарстан Президенты контролендә. 40 программаның барысы да әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, төгәлләнү алдында тора. Аларның әзерлегенең уртача проценты-95-96%. Соңгы өч атнада программалар лаеклы рәвештә тәмамланачак һәм файдалануга тапшырылачак», - диде Гыймаев. Әйтик, 2019 елда Татарстанда 55 Сәламәтлек саклау объекты, 21 авыл клубы, 105 спорт мәйданчыгы һәм 8 блоклы модульле чаңгы базасы, 30 балалар бакчасы һәм 16 мәктәп төзеләчәк.
Зоопаркны реконструкцияләүнең икенче чираты 2020 елның I кварталында башланачак. Киләсе атнада Казанның «Замбези елгасы» зоопаркының яңа өлешен файдалануга тапшыруга рөхсәт язачаклар, шуннан соң декабрь ахырына кадәр аның килүчеләр өчен ачылуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. «Бүгенге көндә эксплуатациягә тапшыру карарын рәсмиләштерү бара, без аны киләсе атнада көтәбез, һәм, карар кабул ителгәч, зоопарк директоры әлеге зоопаркның рәсми ачылу датасын җиткерер дип уйлыйм», — дип хәбәр итте спикер. Ул, ачылганнан соң, реконструкциянең икенче чираты башланачак, аны 2020 елның I кварталында гамәлгә ашыра башлаячаклар, дип өстәде.
Без конкурста катнашканнарның барысына да – үз эшләренә белем, сәләт һәм талантка өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерәбез. Һәм, әлбәттә, җиңүчеләрне котлыйбыз! Барлык катнашучыларга да һөнәри эшчәнлекләрендә иҗади уңышлар телибез. Конкурсның жюри карары буенча икенче яртыеллыкта җиңүчеләр: «Татарстан Республикасында ипотека базарын үстерү буенча телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә – «Болгар» радиосының мәгълүмат хезмәте мөхәррире Шагабиева Гөлнара Рәсил кызы. «Татарстан Республикасында ипотека базарын үстерү буенча мәгълүмати агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә –«Зәй офыклары» газетасы корреспонденты Кашапова Рәзимә Фәттах кызы. «Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау турында мәгълүмат агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә «Йолдыз» газетасының баш мөхәррире Хилавиева Гүзәл Галимулла кызы катнашты. «Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә - «Мамадыш ТВ» иҗат коллективы.«Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча мәгълүмат агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларда иң яхшы материал» номинациясендә - «Ватаным Татарстан» газетасы корреспонденты Гыйльманова Гөлгенә Мансур кызы. «Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә – «НТР» хәбәрләр хезмәте корреспонденты Лушникова Наталья Павел кызы.
«Татарстан Республикасында иҗтимагый тирәлекләр үстерү турында мәгълүмат агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә – «KazanFirst» корреспонденты Зайцев Дмитрий Сергей улы. «Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү турында телевидение һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә - «Яңа Гасыр» ТРК» АҖнең «7 көн» иҗат берләшмәсенең махсус корреспонденты Любимов Михаил Борис улы. «Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау турында мәгълүмат агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә - «Вперёд» («Алга») газетасы корреспонденты Зайцева Екатерина Иван кызы. «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау турында телевидение һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә - «Питрәч» ТК хәбәрчесе Куделькина Гөлшат Зөфәр кызы. «Татарстан Республикасында заманча торак төзелешен булдыру турында мәгълүмат агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә – «Дуслык» («Дуслык», «Туслах») район газетасы баш мөхәррире урынбасары Сирень Наил кызы Сәмәрханова. «Татарстан Республикасында заманча торак төзелеше булдыру турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә-«Чаллы-ТВ» ТРК корреспонденты Габдуллина Гүзәл Рәмис кызы. «Татарстан Республикасында архитектура-төзелеш проектлау өлкәсендәге казанышлар турында мәгълүмат агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә – «Электрон Түбән Кама» сайты мөхәррире Тимкин Илья Валерий улы.
Татарстан башкаласында бу елда өченче озын төзелеш тапшырылды. «Молодежный» торак комплексының 108 фатирлы йортта төзү-монтаж эшләре тәмамланган. Йортны 2014 елда «Фон» ДК төзи башлаган, әмма компаниядә финанс кыенлыклары аркасында 2015 елда төзелеш туктатылган. Эшләрне тәмамлау өчен узган ел «АкТаш-Инвест» ҖЧҖ яңа төзүче булыга җәлеп ителгән иде. «Бүген бу 108 фатирлы йортка 100 гаилә керде. Без алга таба бу эшне актив дәвам итәчәкбез һәм законнардагы үзгәрешләргә ышанабыз, нәкъ менә эскроу-счетлар кертү һәм банклар тарафыннан өлешләп төзүне ныклы контрольдә тоту, бу безгә киләчәктә мондый проблемаларны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк», — дип ассызыклады Нигъмәтуллин. Ул өстәп әйткәнчә, өч ел дәвамында шәһәр Башкарма комитеты һәм ТР Төзелеш министрлыгы эше дәвамында республика буенча 18 йорт файдалануга тапшырылган, шуларның 16-сы - Казанда. 108 фатир, 20 кат (һәм бер җир асты), торак булмаган биналар бар (офислар мәйданы 590 кв.метр). Фатирларда каралама отделка эшләре башкарылган. 69 урынга исәпләнгән җир асты машина кую урыны йорт яны территориясен бушатырга мөмкинлек бирә. Йортның гомуми мәйданы - 6,7 мең кв.м. Торак комплексның 5,7 кв. м. мәйданы 5 торак йорттан тора.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасы буенча эшләр тәмамланып килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Ирек Фәйзуллин капремонт эшләрен тәмамламаган муниципаль берәмлекләрне атады, шулар арасында Казан да бар. Моннан тыш, күп фатирлы йортларга капремонттан соң объектларны файдалануга тапшыру турында актларын бирмәгән муниципаль берәмлекләр дә аталды.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, балалар бакчаларын төзү һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә капремонт ясау программасы буенча 30 объекттан (яслеле балалар бакчалары) бүгенгә 28 балалар бакчасы файдалануга тапшыруга рөхсәт алган.
5 декабрьгә мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә капремонт ясау программасы буенча 112 объекттан 104ендә эшләр тәмамланган. 8 объектта эшләр дәвам итә.
Республикада 5 декабрьгә ресурс үзәкләренә капиталь ремонт эшләре 15 объектның 14ендә төгәлләнгән. 1 объектта эшләр бар әле.
Савыктыру лагерьларына капиталь ремонт эшләре 12 объектның 9ында тәмаланган.
Муниципаль районнарда авыл клублары төзү эшләре 16 объектта төгәлләнгән , бу – Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Апас, Әтнә, Бөгелмә, Буа, Биектау (2 объект), Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Мамадыш, Минзәлә, Теләче, Ютазы районнары.
Мәдәни объектларга капиталь ремонт 39 объектта тәмамланган, 1 объектта эшләр бар әле.
6 декабрьгә халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блоклы-модульле пунктлар төзү 21 объектта дәвам итә. 1 объектта эшләр беткән (Нурлат районында).
Моннан тыш, республикада 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 8 блоклы-модульле чаңгы базасы төзелеп беткән.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү программасы буенча 45 объектта да эшләре тәмамланган, 9 табиб амбулаториясендә капремонт төгәлләнгән.
Ирек Фәйзуллин «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында да мәгълүмат бирде.