ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2019 ел
җомга

Кичә Мәскәү мэры Сергей Собянин Бутырский районындагы (Мәскәү шәһәре) Яблочков урамындагы сырхауханәнең яңа бинасын карады. Бина «Татинвестгражданпроект»ДУП тарафыннан проектланган. Тикшерү барышында Сергей Собянин билгеләп үткәнчә, сменага 750 кешегә исәпләнгән яңа балалар-өлкәннәр поликлиникасы төзү турындагы карар элеккеге эшләрнең күп булуы белән бәйле. Ул яңа сырхауханәнең рекордлы срокларда төзелүен әйтте. Беренче пациентларны сырхауханә киләсе ел башында ук кабул итә алачак. 10,4 мең квадрат метр мәйданлы җиде катлы бина ташландык гаражлар урынында индивидуаль проект буенча төзелгән. Аеруча еш йөри торган белгечләрнең кабинетларын, шулай ук кан алу һәм анализ пунктларын Түбән катларда, ә иң аз йөри торган табиблар һәм администрация кабинетларын югары катларда урнаштырачаклар. Поликлиникада 200 кеше эшләячәк. Балалар бүлегендә иң кирәкле белгечлекләрнең табиблары-педиатрлар, оториноларинголог, офтальмолог, невролог, кардиолог, эндокринолог, балалар хирургы, травматолог-ортопед кабул ителәчәк.

Бүген Казанда тантаналы рәвештә "Сәйдәш" мәдәни үзәге капиталь ремонттан соң ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштыю 

Рөстәм Миңнеханов төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты, объектны аңа "Сәйдәш" үзәге директоры Артур Минһаҗев күрсәтте. Кунакларны шулай ук ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озата йөрде. 


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Алабуга» махсус икътисади зонасында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю. Л. Аляшев җитәкчелеге астында икътисадый зонасының инженер һәм сәнәгать инфраструктура объектларында төзелеш эшләре сораулары буенча,  АО «СҖТ МИЗ «Алабуга», ҖЧҖ «Алабуга Девелопмент» САҖ, «Камгэсэнергострой», субподряд оешмаларының җитәкчеләре  катнаушында чираттагы атналык киңәшмә узды. Киңәшмә барышында заказ бирүче «Синергия» Индустриаль-технологик паркы» ПАН-прекурсор җитештерү буенча заманча завод урнаштыру өчен 3 нче Корпус», шулай ук «Синергия «Индустриаль-технологик паркы. Корпус 4.1, Корпус 4.2» объектлары төзелеше темплары турында хисап тотты. Бүгенге көндә «Синергия 4» ИПның ике корпусын да герметиклаштыру буенча эшләр тәмамланган, корпуска җылы бирелгән. Идәннәрне урнаштыру буенча эшләр тәмамланган, эчке инженерлык челтәрләрен: вентиляция, янгын сүндерү, автоматлаштыру системаларын урнаштыру буенча эшләр тәмамланып килә. «Синергия» Индустриаль-технологик паркы» ПАН-прекурсор җитештерү буенча заманча завод урнаштыру өчен 3 нче Корпус» объектында шулай ук корпусларны герметиклаштыру буенча эшләр тәмамланып килә, аерым корпусларга җылы бирелгән.


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бөгелмә һәм Алабуга районнары финанс ярдәме алуга гаризалар әзерли. Татарстан Бөгелмә һәм Алабуга районнарында җылылык һәм су белән тәэмин итү системаларын яхшыртуга финанслау өчен берничә гариза әзерли. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, акчаны «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд» дәүләт корпорациясеннән алырга планлаштыра, дип әйтте. «ТР ике муниципалитетта коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләүгә 1 млрд.сумнан артык суммага ТКХ Фондының дәүләт корпорациясе финанс ярдәме алуга өч гариза әзерли», — дип сөйләде министр. Бөгелмә районы җылылык белән тәэмин итү өчен коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә бер гариза әзерли, аны 24 декабрьгә кадәр тапшырырга ниятлиләр, ә Алабуга районы су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларын камилләштерүгә кагылышлы ике гариза белән шөгыльләнә.

Министрлык беренче ел гына үткәрми торган журналистлык осталыгы конкурсы үзен журналистлар белән ачык диалогның менә дигән коралы буларак күрсәтте. Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ачты: «Хөрмәтле журналистлар! Сез басылган һәр сүз өчен зур җаваплылык тотасыз, һөнәри осталыкка сынауны намус белән үтәсез. Бүген мин сезнең барыгызга да аңлавыгыз һәм иҗатыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Киләчәктә дә безнең арада диалог конструктив булыр дип ышанам». Алексей Михайлович билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстан өчен дә, бөтен Рәссәй өчен дә вакыйгаларга бай булды. Шулай итеп, Рәссәй Президенты Указы белән масштаблы проектка – 12 милли проектны гамәлгә ашыруга старт бирелде-барыннан да элек, ил гражданнарының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән: «Без, төзелеш комплексы вәкилләре буларак, «Торак һәм шәһәр мохите» проектының төп катнашучылары гына түгел, бездән башка «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Демография», «Мәдәният», «Экология» кебек башка юнәлешләрне дә гамәлгә ашыру мөмкин түгел. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, илкүләм проектлар темасына кагылып, без акча алырга һәм аларны тотарга тиеш – бу тормышның сыйфатлы үзгәрүен тәэмин итәргә тиеш, кешеләр моны тоярга тиеш. Безнең алда мөһим бурыч – барлык уй-ниятләрне тормышка ашыру. Тырышырбыз». Аннары бүләкләү тантанасы булды. Шулай итеп, икенче кварталда «Халык тану» журналистлык осталыгы конкурсында җиңүчеләр булдылар: «Татарстан Республикасында ипотека базарын үстерү буенча телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә – «Болгар» радиосының мәгълүмат хезмәте мөхәррире Шагабиева Гөлнара Рәсил кызы. «Татарстан Республикасында ипотека базарын үстерү буенча мәгълүмати агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә –«Зәй офыклары» газетасы корреспонденты Кашапова Рәзимә Фәттах кызы. «Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау турында мәгълүмат агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә «Йолдыз» газетасының баш мөхәррире Хилавиева Гүзәл Галимулла кызы катнашты. «Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә - «Мамадыш ТВ» иҗат коллективы. «Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча мәгълүмат агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларда иң яхшы материал» номинациясендә - «Ватаным Татарстан» газетасы корреспонденты Гыйльманова Гөлгенә Мансур кызы. «Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә – «НТР» хәбәрләр хезмәте корреспонденты Лушникова Наталья Павел кызы. «Татарстан Республикасында иҗтимагый тирәлекләр үстерү турында мәгълүмат агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә – «KazanFirst» корреспонденты Зайцев Дмитрий Сергей улы. «Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү турында телевидение һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә - «Яңа Гасыр» ТРК» АҖнең «7 көн» иҗат берләшмәсенең махсус корреспонденты Любимов Михаил Борис улы. «Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау турында мәгълүмат агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә - «Вперёд» («Алга») газетасы корреспонденты Зайцева Екатерина Иван кызы. «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау турында телевидение һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә - «Питрәч» ТК хәбәрчесе Куделькина Гөлшат Зөфәр кызы. «Татарстан Республикасында заманча торак төзелешен булдыру турында мәгълүмат агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә – «Дуслык» («Дуслык», «Туслах») район газетасы баш мөхәррире урынбасары Сирень Наил кызы Сәмәрханова. «Татарстан Республикасында заманча торак төзелеше булдыру турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә-«Чаллы-ТВ» ТРК корреспонденты Габдуллина Гүзәл Рәмис кызы. «Татарстан Республикасында архитектура-төзелеш проектлау өлкәсендәге казанышлар турында мәгълүмат агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә – «Электрон Түбән Кама» сайты мөхәррире Тимкин Илья Валерий улы.

Шулай ук нәтиҗәле хезмәттәшлек, милли проектларны һәм дәүләт программаларын массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктырткан өчен «Реальное время» интернет – газетасы, «Татарстан» ДТРК, «Татар-информ» МА, «Татарстан-24»ТК коллективлары министрлыкның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүләкләрне тапшыру тантанасын тәмамлап, Алексей Фролов конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

 

Бүген Питрәч районы Көек авылында «Яшьлек» мкр. 1 нче һәм 4 нче торак йортларга яңа фатир ачкычларын тантаналы шартларда тапшырдылар. Тагын 54 гаилә «алданган өлешчеләр» булудан туктады һәм үз фатирларының бәхетле хуҗалары булды. Ике атна элек, 4 декабрьдә, тагын 27 фатирлы ике йортка күчүчеләргә күптән көтелгән ачкычлар тапшырылды. Барлык дүрт йорт та күпфатирлы йортларны төзү өчен акчалары җәлеп ителгән һәм ТР буенча хокуклары бозылган гражданнар реестрына кертелгән проблемаларны хәл итү буенча чараларны тормышка ашыру буенча План-графикка («Юл картасы») кертелгән иде. Татарстан Республикасы тарафыннан гражданнар алдындагы йөкләмәләр үтәлгән. Тантаналы чарада министр урынбасары Гимаев И.С., «БРИЗ» СК ҖЧҖ директоры Беляков А. Е., Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәбибуллин А.В., Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы намуссыз төзүчеләр гамәленнән зыян күргән затларга ярдәм итү республика фонды башкарма директоры Новиков И.А. «БРИЗ» СК ҖЧҖ коллективына югары һөнәри осталык һәм Питрәч районында проблемалы өлешле объектлар төзелешенә өлеш керткән өчен рәхмәт хаты тапшырылды.


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе «Салават күпере» микрорайонындагы №3-2, №4-7 йортларына ярашлылык турында бәяләмә бирде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты. Эш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия Федерациясендә төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эш төркеме утырышын уздырды.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы быел февраль аенда Иннополиста узган иде. Анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәләр биргән иде (утырыш халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте башкарма органнары эшенә багышланган иде).

Кайбер мәсьәләләр шушы йөкләмәләр кысаларында эш төркеменең соңгы ике утырышында (22 апрель һәм 30 май) каралды. Шул исәптән төзелеш тармагында бәяләр барлыкка килү; гражданнарның шәһәр тирәлеген үстерүдә катнашулары; төзелеш-монтаж һәм проект-эзләнү эшләрен башкаруга бердәй контрактлар эчтәлеге. Моннан тыш, 2019 елның 1 июленнән, эскроу-счетлар кулланып, проект финанславы системасына күчүгә аерым игътибар бирелде.

Бүген утырышта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин февральдә биргән йөкләмәләрне үтәү мәсьәләсе тулаем каралды.

Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, Россия Федерациясе Дәүләт Советы секретаре, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре катнашты.  

Искәртәбез, төп максат – кимендә елына 5 млн. гаиләнең тормыш шартларын яхшырту һәм 2024 елга торак күләмнәрен ел саен 120 млн. кв. метрга арттыру.


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә региональ операторларның ККК белән эш итү буенча беренче ел эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Бөтенрәссәй киңәшмәсен «Чиста ил»оешмалар, операторлар һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендәге белгечләр ассоциациясенең башкарма директоры Руслан Гобәйдуллин үткәрде. Көнчыгыш зонасы буенча Татарстан төбәк операторын кулланучылар өчен түләү дисциплинасын тәэмин итү буенча тәҗрибә уртаклашырга чакырдылар. Доклад белән «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко чыгыш ясады. «Татарстанда, гомумән алганда, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю буенча эш җайга салынган, - дип билгеләп үтте ул. - Бу 98,3% дигән сүз. Бездә 9 ай эчендә халыктан ККК белән эш итү буенча хезмәтләр өчен җыелу 92,2% тәшкил итте». «Гринта» ҖЧҖ Татарстанның 23 муниципаль берәмлегенә, шул исәптән Яр Чаллы шәһәренә хезмәт күрсәтә, бу-1 млн.923 мең кешегә, елына 743 мең тонна калдык. Киңәшмә кысаларында шулай ук тармакны норматив-хокукый җайга салу һәм региональ операторлар эшчәнлеге өчен хокукый кыр булдыру, 2024 елга калдыклар белән эш итү буенча максатчан күрсәткечләр, Мәскәү, Липецк, Киров, Иваново, Брянск өлкәләре тәҗрибәсе каралды.

Бүген Апас районы халкы түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алды.

Мәгълүмат-консультация төркеме Апас һәм Биеш авылларына барды.

Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән бергә төркем эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы консультанты Альбина Шилькрот катнашты.

Консультация барышында Төзелеш министрлыгы вәкиле тарафыннан очрашуда күтәрелгән барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International