2016 елның 4 июлендә КДАТУдагы кафедраның 2дп501 төркеме студентлары Юлия Тарасова, Алинә Сабирова, Гөлназ Бикмуллина һәм Ләйсән Абдуллина укытучылар Максим Белов һәм Рәфыйк Хафизов җитәкчелегендә "Ямьле ил - Прекрасная страна" девизы белән студентларның җәйге практика кысаларында Саба районына бардылар.
Халыкара премия VELUX - бу бөтендөньяда уза торган ачык бәйге, Халыкара архитекторлар берлеге һәм "Architectural Review" журналы белән тыгыз элемтәдә булганга оештырылды. Ул ике этапта уздырыла: беренчесе - төбәк эчендә, икенчесе - халыкара масштабында. Премия жюриенә танылган архитектура һәм архитектура МАССАКҮЛӘМ мәгълүмат чаралары өлкәсендә танылган дөньякуләм экспертлар керде.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Гарафетдинов Бөгелмә районында республика программаларының үтәлеше турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, Зеленая роща һәм Ефановка авылларында модульле ФАПлар торгызганнар. Әлеге вакытта территориясен матурлыйлар. Прогресс авылында клубны төзекләндергәннәр. Моннан тыш шәһәрдә социаль ипотека программасы Кольцов урамында 36 фатирлы һәм Циолковский урамында 50 фатирлы йортлар торгызыла.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла торган барлык муниципаль районнарда да 830 объектның 790ында эшләр башланган.
2016 елда Новоиглакин мәктәбеннән тыш капиталь ремонт Среднекамыш мәктәбендә дә бара. Новоиглакин мәктәбе яңа уку елын яңа үзгәрешләр белән каршылаячак - монда капиталҗ ремон ахырга якынлаша.
Төзелеш объектларын, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура буенча, бүген узган атналык киңәшмәдә, махсус икътисади зоналар ,ОЭЗ «Алабуга»да ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә каралды. Киңәшмә эшендә АҖ "СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе вәкилләре һәм проект институт "Татинвестгражданпроект" һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой"катнашты.
Казан архитектура-төзелеш университеты студентлары,Алабуганың җәмәгать урыннарын яңартырга ярдәм итәчәкләр. Бу хакта, шәһәр җитәкчелеге, югары уку йортының студентлары һәм укытучылары белән очрашуда хәбәр ителде. Торак-коммуналь хуҗалык,торак төзелеш һәм архитектура министрлыгы тәкъдиме буенча КДАТУ һәм Татарстанның муниципаль берәмлекләре хезмәттәшлек итәчәкләр.
2016 ел өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе “Спутник-1”ИК” ҖЧҖ карата, 2 КФЙ карап, планлы тикшерү үткәрде.