«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Гарафетдинов Бөгелмә районында республика программаларының үтәлеше турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, Зеленая роща һәм Ефановка авылларында модульле ФАПлар торгызганнар. Әлеге вакытта территориясен матурлыйлар. Прогресс авылында клубны төзекләндергәннәр. Моннан тыш шәһәрдә социаль ипотека программасы Кольцов урамында 36 фатирлы һәм Циолковский урамында 50 фатирлы йортлар торгызыла.