Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 42 муниципаль берәмлектә 999 объектның 996 сында торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эш башланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты объектларын йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" АКБО генераль директоры Азат Кадыйров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, подряд оешмалары җитәкчеләре озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел елгасы яры буйларын йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озата йөрде