Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, 183 күп фатирлы торак йортта капиталь ремонт тәмамланган. 11 июньгә торак фонды мониторингы мәгълүматлары буенча 3 млрд. 296 млн. 637 мең сумлык эш башкарылган, бу якынча 70 процент тәшкил итә.
136 мәктәптә капиталь ремонт бара, шул исәптән 119 гомуми белем бирү мәктәпләрендә, 7 коррекцион мәктәптә һәм 10 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә. Өч мәктәптә (Зәйдә - 2, Ютазы районында -1) эшләр тулысынча төгәлләнгән. Балалар савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлау программасын финанслау күләме 76 млн. сум тәшкил итә, дип искәртте Ирек Фәйзуллин. 2015 елда 14 балаларны савыктыру лагеренда капиталь ремонт планлаштырылган. 11 июньгә 99 процент акча үзләштерелгән. 13 объектта ремонт эшләре төгәлләнгән.
11 июнь мәгълүматларына караганда, көллиятләрне капиталь ремонтлау эшләре барлык 9 объектта да башланган. Акча үзләштерү 71,6 процент тәшкил итә.
Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау эшләре 10 объектта тәмамланган.
Авылларны су белән тәэмин итү сыйфатын яхшырту программасы кысаларында 71 км суүткәргеч челтәре салынган, 11 скважина борауланган, эшчеләр Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Азнакай районнарында өч скважина борауларга керешкән. Моннан тыш, 5 су башнясы куелган.
Ирек Фәйзуллин, шулай ук, участок ветеринария пунктлары төзелеше, ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе капиталь ремонты программаларын гамәлгә кую турында белдерде.
“Авыл өчен ветеринария пунктлары бик мөһим”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул, шулай ук, ветеринария пунктларында эшләүче белгечләрне әзерләүгә, аерым алганда, аларны яңаһөнәргә өйрәтүгә һәм квалификацияләрен күтәрүгә игътибар бирүне сорады.
“Парклар һәм скверлар” программасын гамәлгә ашыру кысаларында, 45 муниципаль районда 114 объектта эш башланган, ә 6 объектта эш тәмамланган да инде.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, Казанда 32 паркны һәм скверны реконструкцияләү планлаштырылган, аларның 15 е буенча эшләр Татарстан Республикасы бюджетыннан финансланачак.
Рөстәм Миңнеханов, “Парклар һәм скверлар” программасы халык тарафыннан уңай кабул ителә, һәм барлык эшләрне үз вакытында сыйфатлы башкару зарур, дип белдерде. “Безнең парк һәм скверларда тормыш кайнарга, аларга ихтыяҗ булырга тиеш”, - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Ирек Фәйзуллин шулай ук кайбер муниципаль районнарда “Парклар һәм скверлар” программасын гамәлгә ашыру буенча эшләрнең җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмавын белдерде.