ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда "Ривьера" комплексында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Хезмәт саклау идарәсендә система хәрәкәтләре: проблемалар һәм үсеш перспективалары" хезмәт саклау тема буенча коллегия үткәрде.
Норлат ш. “Торак” ТМШ рәисенә карата Норлат шәһәре прокуроры тарафыннан РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозу эше кузгату турында чыгарылган карар 2015 елның 05 июнендә Чистай зонасы торак инспекциясенә карап тикшерү өчен җибәрелде.
2015 елның апрель аенда бер идарәче компаниядән икенчесенә күчкән вакытта Чаллыда яшәүчеләргә икеләтә исәп кәгазьләре килгән, бу хәл яңа идарәче компаниягә йорттагы гомуми һәм шәхси исәпкә алу җайланмаларының тәгаенләнгән күрсәткечләрен тапшырмау аркасында килеп чыккан.

Бүген ТР Куркынычсызлык советы утырышында 2015-2020 елларга Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы каралды һәм хупланды.

Чара Казан Кремлендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль органнары, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узды.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Осиново поселогында яңа балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты.Чарада шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыкның беренче урынбасары Алексей Фролов һәм "Татинвестгражданпроект" генераль директоры Адель Хөснетдинов һәм башкалар катнашты.
2015 елда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов яшүсмерләр клубларын төзекләндерү программасын раслады.

16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2010 елдан башлап "Авылда су белән тәэмин итү" программасы тормышка ашырыла.Программа кысаларында суны йомшарту станцияләре төзелә, чистарту станцияләрендә фильтрация системасы алмаштырыла, яңа скважиналар бораулана, су үткәргеч челтәрләр салына, су җыю башнялары урнаштырыла.

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Ислам банкингы һәм финанслар – бу илебез банк өлкәсендә кулланылырга мөмкин булган реаль механизм. Бүген Рөстәм Миңнеханов VII Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең халыкара икътисадый саммиты – Kazansummit кысаларында чит иллләр һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә шундый фикер әйтте.

Чара «Корстон» КСККда узды.

Республикада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International