Бүгенге көндә балалар ял итү объектларында төзелеш- монтаж эшләрен башкару дәрәҗәсе 72 проценттан артыкны тәшкил итә.
Программа кысаларында Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында урнашкан 10 объектта эшләр тәмамланган. Алабуга районында ике клуб рәткә китерелгән. Татарстанның Зәй һәм Мамадыш районнарында да берәр учреждение ремонтланган.