Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Композит” ХК генераль директоры Леонид Меламед белән очрашты. Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Ленэкспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.