Июндә "Аммоний" заводында эшләр 84% башкарылды

2015 елның 19 июне, җомга
Бүген Менделеевск шәһәрендә "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча төзелә торган ААҖ "Аммоний" комплексында төзелеш буенча республика штабы үтте. Чарада министр урынбасары Аляшев Ю.Л.,ААҖ"Аммоний" Директорлар советы рәисе Ханбиков Р.С, ААҖ "НИИК" Директорлар советы рәисе Есин И.В., ААҖ"Аммоний"генераль директоры Шевченко С.И., «Sojitz Corporation», CNCEC чит ил оешма вәкилләре һәм төзелештә катнаша торган подряд оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Штаб утырышында ААҖ "НИИК" һәм Mitsubishi Heavy Industries, Sojitz Corporation и CNCEC генподряд оешмаларның җибәрү-көйләнү эшләр башкару, башкарма-техника документацияне куллануга тапшыру, төзелеш мәйданчыгында хезмәт саклау, куркынычсызлык техника таләпләрен үтәү буенча хисаплары тыңналды
Төзелеш мәйданчыкта 1977 кеше эшли, июнь аенда эшләр башкару 84% җитте.
Хәзерге вакытта аммиак линиясен җибәрү эшләре алып барыла,ай азагына җибәрү операцияләре планлаштырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International