Ирек Фәйзуллин Томск өлкәсе Төзүчеләр берләшмәсе президенты белән очрашты

2015 елның 19 июне, җомга
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Ирек Фәйзуллин Томск өлкәсе Төзүчеләр берләшмәсе президенты Борис Мальцев белән очрашты.
Очрашуда шулай үк "ТР Төзүчеләр берләшмәсе","ТР Төпинвестиционтөзү", «Татинвестгражданпроект» вәкилләре ктнашты.
Кунакларга Татарстан Республикасында төзелештә программаларны һәм проектларны тормышка ашыру һәм сферадагы перспектив юнәлешләр буенча мәгълүмат тапшырылды.
Визит кысаларында Томск делегатларына "Казан-Арена", Су спорт төрләре сарае, Гаилә үзәге "Казан", утрау-шәһәре "Свяижск" күрсәтелде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International