Алексей Фролов видеоконференция режимында ТКХ мәсьәләләре буенча районнар белән киңәшмә үткәрде

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында видеоконференция режимында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча муниципаль районнар белән киңәшмә үтте.
Киңәшмә министрның беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә үтте.
Киңәшмәдә ягулык-энергетика байлыклар өчен мунииципаль районнарның бурычларын юкка чыгару, "Парклар һәм скверлар" программасын тормышка ашыру, республикада капиталь ремонт башкару мәсьәләләре каралды.
ТХ проограммаларын тормышка ашыру һәм куллану идарәсе башлыгы Ильдус Насыров "Парклар һәм скверлар" программа буенча чыгыш ясады.Объектлар исемлеге шул үк санында калды - 143 объект,127 объектта эшләр башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International