Карар прокурор тарафыннан “Торак” торак милекчеләре ширкәтенең әлеге ширкәткә караган торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак законнары таләпләрен үтәү-үтәмәвен тикшерү нәтиҗәсендә чыгарылган.
Нурлат ш., К. Маркс урамы буенча 9а номерлы торак йортта күрсәтелгән таләпләр җитди бозылган булып чыкты.
2015 елның 11 июнендә административ эш материаллары Чистай ЗТИ башлыгы тарафыннан карап тикшерелде.
Карап тикшерү нәтиҗәсендә “Торак” ТМШ рәисе РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылды, һәм аңа 4000 сум күләмендә штраф салынды.