Татарстанның 126 мәктәбендә капремонт программасы гамәлгә ашырыла

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Республикада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырыла.

2015 елда Татарстанда 126 гомумбелем бирү учреждениесен төзекләндерү планлаштырыла. Исемлеккә республиканың 119 муниципаль мәктәбе һәм 7 махсус (коррекция) мәктәбе кертелгән.

Бүгенге көндә гомумбелем бирү мәктәпләре буенча төзү-монтажлау эшләре 74,4 процентка башкарылган. Әгерҗе, Актаныш һәм Мөслим районнарында эшләр ахырына якынлашып килә.

Зәй районындагы ике мәктәптә һәм Ютазы районының 1 мәктәбендә капиталь ремонт эшләре тулысынча тәмамланган. Коррекция мәктәпләрендә бу эшләр 70%ка диярлек башкарылган.

2012 елдан башлап 2014 елга кадәр Татарстан Республикасында программаны гамәлгә ашыру барышында барлыгы 496 гомумбелем бирү учреждениесе төзекләндерелгән, шул исәптән 27 коррекция мәктәбе яңартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International