Быел ТР торак пунктларында 38 артезиан скважинасы бораулыйлар

2015 елның 16 июне, сишәмбе
Татарстанда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2010 елдан башлап "Авылда су белән тәэмин итү" программасы тормышка ашырыла.Программа кысаларында суны йомшарту станцияләре төзелә, чистарту станцияләрендә фильтрация системасы алмаштырыла, яңа скважиналар бораулана, су үткәргеч челтәрләр салына, су җыю башнялары урнаштырыла.
2014 елда авылда су белән тәэмин итү программасы нигезендә 328,5 км су белән тәэмин итү челтәре салынган, 28 артезиан скважинасы борауланган, 38 су җыю башнясы урнаштырылган. 45 муниципаль берәмлектәге 115 торак пунктта су белән тәэмин итү яхшырган.
2015 елда 45 муниципаль берәмлектә 301,29 км су үткәргеч челтәр салу, 45 су җыю башнясы урнаштыру ниятләнә.
2010-2014 елларда ТР торак пунктларында 1,4 мең км су үткәргеч челтәр салынган, 145 су җыю башнясы һәм 159 артезиан скважинасы төзелгән һәм төзекләндерелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International