Юрий Аляшев подряд оешмалар белән киңәшмә үткәрде

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев подряд оешмалары белән чираттагы киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә "Алабуга"да инжененерия,транспорт һәм социаль инфраструктурасын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Хәзерге елның май аенда 18 650 кв.м. торган җитештерү һәм  5 891 кв.м. торган административ-көнкүреш өлешләренән торган "Синергия" автокомпонентлар җитештерү индустриаль паркның икенче чират төзелешен куллануга кертү өчен рөхсәтнамә алынган.ААҖ «Камгэсэнергострой» генераль оешма һәм аның бүлендек һәм подряд оешмалары белән МИЗ белгечләре өчен торак өй, иҗтимагый һәм укытучылар өчен тораклар һәм башка объектлар төзелеше тәмамлана. Бүгенге көнгә укытучылар торагында эшкәртү эшләре тәмамланган, иҗтимагый үзәкнең фасад урнаштырыла.
Махсус игътибар ТМЭ җитештерү графикларын саклау, объектларны вакытында тапшыру  мәсьәләләренә бирелде һәм хезмәт саклау, төзелеш мәйданчылыкларда куркынычсызлык техникаларын саклау мәсьәләләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International