ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга
Дәүләт хезмәтендәге мәнфәгатьләр каршылыгы ул – дәүләт хезмәткәренең шәхси кызыксынучанлыгы (турыдан-туры яки читтән) аның тарафыннан вазифаи (хезмәт) бурычларын җиренә җиткереп үтәүгә комачаулый яки комачауларга мөмкин булган һәм шул ук вакытта дәүләт хезмәткәре белән гражданнарның, оешмаларның, җәмгыятьнең яки дәүләтнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре арасында каршылык китереп чыгара торган яки китереп чыгарырга мөмкин булган, гражданнарның, оешмаларның, җәмгыятьнең яки дәүләтнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә зыян салырга мөмкин булган хәл. (2008 елның 25 декабрендәге “Коррупциягә каршы көрәш турында” 273-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясының 1 өлеше).

Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында углерод җепселе җитештерү буенча завод «Алабуга-Волокно» ачылды.

Бүген Казанда ААҖ" РИТҮ" базасында "2015 елда Татарстан Республикасының иң яхшы сметчик" бәйгенең 3 этап үтте.
Бәйге партнерлары - ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, "Татарстан Республикасының төзүчеләр бердәмлеге", "Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты", "РФ төзелеш материаллары сәнәгате һәм төзелешендә бәя урнаштыру фәдераль үзәге".
Казан шәһәре торак инспекциясе Курчатов урамы буенча 4 номерлы йорт милекчеләренең мөрәҗәгате нигезендә “Танкодром торак-коммуналь хуҗалыгы” ҖЧҖ карата планнан тыш тикшерү үткәрде.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Дәүләт Советында "Татарстан Республикасында гражданнарны үтәрлек һәм уңайлы торак белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру" тема буенча депутатлар һәм депутат ярдәмчеләре өчен семинар үтте.Анда парламентарияләргә "Россия гаиләсенә торак", граждннарны аварияле торактан күчерү,социаль ипотека, ятим калган балаларны һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарны, күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү дәүләт программаларның юнәлешләре буенча тапшырдылар.Семинарны ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин тыңлады.
2015 елның 2 июннән 5 нче июньгә кадәр Уфада VII Халыкара төзелеш форумы булачак. Форум экспозицияләре киләсе күргәзмә проектларын картә: ""Шәһәр.Архитектура һәм төзелеш", "Инженерия челтәрләре һәм коммуникацияләр", "Инструментлар", "Лаклар һәм буяулар", "Урман һәм агач эшкәртү", " Өй җиһазы".
Бюджет чараларын һәм финанс ресурсларын нәтиҗәле файдалану – илнең икътисадын үстерү өчен төп шартларның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Дәүләт (муниципаль) финанс контролен үстерү. Законнар, практика, институтлар" II халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казан федераль университетының төп бинасында узды. Утырышта шулай ук Федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Александр Смирнов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республика һәм федераль министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
2015 елның 15 менда 14 сәгаттә конференц-залында (1-56 б.,Яшел ур.) Казан дәүләт архитетура-төзелеш университеты КДАТУ икеләтә дипломнары программасын тәкъдир итү - көнчыгыш Лондон Университеты" халыкара түгәрәк өстәлен үткәрә.

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген хезмәт сараенда Татарстан республика оешманың (Россия төзүчеләр Профсоюзы) Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы катнашуы белән отчет-сайлау конференциясе үтте.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "2014-2017 елларга һәм 2020 ел периодына кадәр авыл территорияләрне тотрыклы итеп үстерү" ФМП программасын Татарстан Республикасында тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International