ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Казанның "Ак Барс" кара-каршы көрәш сараенда "WorldSkills" стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалының ачылыш тантанасы уздырылды. Ачу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «Ворлдскиллс Россия» «Һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” берлеге генераль директоры Роберт Уразов, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашты.
2015 елның 15 маенда Казанда ААҖ" РИТҮ" базасында "2015 елда Татарстан Республикасының иң яхшы сметчик" бәйгенең 3 этап үтте. Бәйгенең III турына I һәм IIтур буенча максималь баллар алган катнашучылар гына кертелгән.
2015 елның 18-19 июнендә Мәскәүдә "Изпайлово"да Алҗфа корпусында "Торак фонды һәм шәһәр хуҗалык белән идарә итү буенча эффектив икътисади млдельләре"  III Халыкара семинары үтәчәк.

Без Татарстан Республикасының Япония партнерлары белән хезмәттәшлеге кысаларында бөтен инициативаларны да хуплыйбыз. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды.Очрашуда шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты.


18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан район булышлыгы белән Иске Иябаш авылында сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл эшләнде. Яңа клуб янәшәсендә, бар кешенең күз алдында ул. 18 майда клуб ачу тантанасына килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,  архитектура, төзелеш министры урынбасары Марат Сәйфетдинов әлеге һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, якташларыбыз батырлыгын баш иеп олыладылар.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында Яр Чаллыдагы "КАМАЗ" стадионын проектлашу һәм реконструкцияләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев үткәрде.
18 майда Күпер урамы 32нче алты фатирлы йортны тапшыру тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы архитектура һәм төзелеш министры урынбасары Марат Сәйфетдинов һәм район җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
2015 елның 19 майдан 23 майга кадәр Казанда Worldskills стандартлары буенча Россия милии чемпионаты ахыры үтәчәк.Ярышта 16 - 25 яшьтәге 47 һөнәр белгечләре катнашачак.

16
май, 2015 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан янәшәсендәге инновацион-юлдаш шәһәрчек Иннополис территориясендәге объектлар төзелешенең барышын тикшерде.
Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча 2015 елның 14 маена 42 муниципаль берәмлектә 2 мең 949 инспекцион тикшерү үткәрелгән, алар нәтиҗәләре буенча 10 районда 19 куркынычсызлык техникасын бозу факты ачыкланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International