ТР Төзелеш министрлыгы WordSkills 2015 чемипонатының әзерләнүләрендә катнаша

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
2015 елның 19 майдан 23 майга кадәр Казанда Worldskills стандартлары буенча Россия милии чемпионаты ахыры үтәчәк.Ярышта 16 - 25 яшьтәге 47 һөнәр белгечләре катнашачак.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлык артыннан 12 компетенция беркетелгән: буяучы-бизәүче, плитә куючы-облицовщик, электрчы-электромонтер, слесарь-сантехникалар, ландшафт дизайнеры,
коры ысул төзелеш буенча белгеч (сылаучы), түбә эшләре, мичче, ташчы, юнучы, балтачы, агач остасы. Һәр һөнәр өчен министрлык, карамагындагы оешма,төзелеш оешма һәм төзелеш укыту учреждение белгечләре беркетелгән.
Бүген чемпионат үткәрү урынында мәйданчылыклар монтажы тәмамлана, төп җиһазлар һәм
чыгым материал комплектлары кертелә.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International